Барлык яңалыклар
Сәясәт
24 Май 2018, 14:26

Үзебез якламасак, кем яклар?

Күптән түгел Мәскәүдә мәктәпләрдә туган телләрне укытуга багышланган “түгәрәк өстәл” узды.

Анда апрельдә Дәүләт думасы карамагына кертелгән туган телләрне ирекле укытуга кагылышлы закон проекты турында фикер алыштылар. Чараны туган телләрне мәҗбүри укытуны яклаучы инициатив төркем оештырган.
“Түгәрәк өстәл”дә Дәүләт думасы, шулай ук Башкортстан, Татарстан, Якутия, Чувашстан, Дагыстан республикалары, Алтай крае һәм башка төбәкләрдән килгән депутатлар чыгыш ясаган. Бу вакытта проектка каршы петициягә 32 мең имза куелган булган.
Җәмәгать эшлеклесе, журналист Максим Шевченко фикеренчә, туган телләрне ирекле укыту җинаятькә тиң гамәл санала. Ул үзе исә иң аз санлы халыкларның да хокукларын якларга әзер булуын белдергән. Чарада туган тел хокукларын яклау активлыгы хәрәкәткә әйләнергә тиеш, дигән фикерләр дә яңгыраган.
"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: