Барлык яңалыклар
Сәясәт
24 Май 2018, 14:29

Казахстан белән хезмәттәшлек ныгый

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Республика йортында Казахстанның Павлодар өлкәсе делегациясе белән эшлекле очрашу үткәрде. Делегациягә Павлодар өлкәсе башлыгы, аким Булат Бакауов җитәкчелек итте.

– Башкортстан Казахстан төбәкләре, шул исәптән Павлодар өлкәсе, белән тыгыз хезмәттәшлек итә, – диде Рөстәм Зәки улы. – Мондый максатка ике ил арасындагы бердәм икътисади киңлек тә булышлык итә. Дәүләтара бәйләнешләрне төбәкара бәйләнешләр дә ныгыта. Башкорт һәм казах халыкларының этник туганлыгын да азсызыклау мөһим. Павлодар өлкәсе белән күпьяклы хезмәттәшлекне үстерү яклыбыз. Уфада үткән форумда хезмәттәшлек турындагы килешүләргә кул куелды. Якын киләчәктә Башкортстан халыкара дәрәҗәдәге ярышлар, чаралар оештыру мәйданы булачак. Сезне көтеп калабыз!
Булат Бакауов Павлодар өлкәсенең икътисади үсеше, төбәкара хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләде. Төбәк җитәкчеләре нефть-химия сәнәгате, агросәнәгать, туризм, фән, мәдәни бәйләнешләр һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алышты.
Бүген Башкортстан белән Казахстанның товар әйләнеше 392 миллион доллар тәшкил итә. Шуларның 360 миллионы – безнең экспорт, калганы – импорт.
Рөстәм Хәмитов якын киләчәктә Павлодар өлкәсенә Башкортстаннан эшлекле делегация барачагын сызык өстенә алды.
Айдар ЗӘКИЕВ.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: