Барлык яңалыклар
Сәясәт
16 Май 2018, 17:06

Русия Хөкүмәтендә үзгәрешләр

Кремль матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Русия Президенты Владимир Путин “Федераль башкарма власть органнары структуралары турында” указга кул куйды.

Русия Хөкүмәте Рәисенең 10 урынбасары бар. Шул исәптән, беренче вице-премьер – финанс министры, вице-премьер – тулы хокуклы вәкил һәм вице-премьер – аппарат башлыгы.
Указга ярашлы, Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы Русия Мәгариф министрлыгына һәм Русия Фән һәм югары белем министрлыгына; Русия Элемтә һәм киң коммуникацияләр министрлыгы Русия Санлы үсеш, элемтә һәм киң коммуникацияләр министрлыгы итеп үзгәртелде.
Моннан тыш, Русия Хөкүмәте карамагында Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек буенча аерым агентлык оештырыла.
Фәнүз Хәбибуллин.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: