Барлык яңалыклар
Сәясәт
18 март 2018, 22:00

Русия Президентын сайлауда Башкортстаннан 105 яшьлек әбикәй катнашты

Башкортстандагы озын гомерлеләр Русия Президентын сайлауда катнаша, алар исәбендә Бәләбәй шәһәреннән иң өлкән кеше Нина Федоровна Коноплянникова бар. 105 яшьлек әбикәй бер сайлау кампаниясеннән дә читтә калмый, әмма бүген, олы яшьтә булуы белән бәйле сайлау участогына үзаллы бара алмады, шуңа өйдән тавыш бирде.

1185-нче участок сайлау комиссиясе әгъзалары ветеранга үзләре килде, Бәләбәй шәһәре советы депутаты Сергей Караберов һәм урындагы журналистлар озын гомерле әбинең хәлен белеште. Олы яшьтәге әбигә гаризаны тутырырга сайлау комиссиясе әгъзасы Лилия Билалова ярдәм итте, ә бюллетеньне Нина Федоровна, ил язмышын ышанып тапшырган кандидатының фамилиясен табып, үзе тутырды.
Нина Федоровнаның иңендә 50 елдан артык хезмәт стажы. Сугыш елларында ул районның баш агрономы булып эшләгән. Озын гомерле әбикәй яшьләргә үгет-нәсихәт әйтте: «Гадел, намуслы эшләгез һәм олыларны ихтирам итегез!».
"Башинформ"
Читайте нас: