Барлык яңалыклар
Сәясәт
23 гыйнвар 2018, 12:43

Әйдәүчеләр кемнәр?

Сәяси һәм икътисади коммуникацияләр агентлыгы (АПЭК), тикшеренүләр үткәреп, 2017 елда Башкортстанның иң абруйлы 50 сәясәтчесе рейтингын әзерләде. Узган ел республикада вакыйгаларга бай булды: “Башнефть” активлары буенча “Роснефть”нең “Система”га карата суд эше; власть органнарында кадрлар алмашынуы, инвестицион һәм икътисади эшчәнлек активлашу, туган телләрне саклау һәм үстерү җәһәтеннән дискуссияләр...

Әлбәттә, республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов Башкортстанның иң абруйлы сәясәтчеләре рейтин­гының иң югары баскычында. Рөстәм Зәки улы төбәккә инвестицияләр җәлеп итү, шулай ук, кайбер мөһим инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру башлангычы белән чыкты. Санкт Петербургта үткән халыкара икътисади форумда Уфадан М-5 “Урал” федераль автомобиль трассасына чыгу юлын төзү турында “ВТБ” банкы белән килешү тө­зел­де. Сочида үткән икътисади форум нәтиҗәләре буенча республика җитәк­челеге 80 миллиард сум инвестиция җәлеп итү турында килешү төзеде. Уфа, Салават һәм респуб­ликаның башка шә­һәрлә­рендә яңа җи­теш­терү объектлары файдалануга тапшырылды.
Рөстәм Хәмитов федераль үзәкнең туган телләр­не укытуны ирекле итү сәясәтен хуплады. Шул ук вакытта Башкортстан җи­тәк­челеге башкорт телен һәм башка туган телләрне саклау һәм үстерү мөһим­леген ассызыклады. Шушы максаттан чыгып, Рөстәм Хәмитов башкорт телен үстерү өчен грантлар булдырды.
Рейтингның 2нче баскычында — республика Хөкү­мәте Премьер-министры Рөстәм Мәрданов. Аның эшчәнлеге нәтиҗәсендә ел ахырында республика бюд­жетының профицитына ирешелде, республиканың дәүләт бурычы 1,5 миллиард сумга кимеде.
3нче урында — Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Владимир Нагорный.
Уфа хакимияте өчен ел катлаулы булды: 2017 елның гыйнварындагы “кар коллапсы”, хакимият башлыгы урынбасарларының эштән китүе... Уфа сити-менеджеры Ирек Ялалов 4нче урында.
Беренче "бишлек"не вице-премьер Евгений Гурьев тәмамлый.
Дәүләт җыелышы-Корылтайда озак еллар Рәис булып торучы Константин Толкачев 6нчы баскычта. Аннары рейтингны Русия Дәүләт думасы депутаты Павел Качкаев (7нче урын) һәм Федерация Советы әгъзасы Лилия Гомәрова (8нче урын) дәвам итә. 9нчы урында — республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Илшат Таҗетдинов, 10нчыда Русия Дәүләт думасында актив эшләүче депутат Рафаэль Мәрданов.
Иң абруйлы сәясәтчеләр рейтингында республика Хөкүмәте әгъзалары (Салават Сәгыйтов, Марат Мәһәдиев, Сергей Новиков), Дәүләт думасы депутатлары (Рәмзил Ишсарин, Алексей Изотов, Зариф Байгускаров, Зөһрә Рәхмәтуллина, Инга Юмашева, Александр Ющенко), Дәүләт җые­лышы-Корылтай депутатлары ( Эльвира Аеткулова, Виктор Пчелинцев), иҗти-магый активистлар (Ольга Панчихина), югары уку йорты ректорлары (Раил Әсә-дуллин, Рамил Бәхтизин) бар.
Башкортстанның иң абруйлы 50 сәясәтчесе рейтингын парламент депутаты Франис Сәйфуллин тәмам­лый.
Фәнүз ӘФГАЛОВ.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: