Барлык яңалыклар
Сәясәт
29 декабрь 2016, 19:37

Совет утырышыннан Информацион белдерү

29 декабрьдә район Советының чираттан тыш VI утырышы үтте. Аның эшендә, депутатлардан тыш, җиденче чакырылыш Русия Федерациясе Дәүләт Думасы Федераль Җыелышы депутаты З.З.Байгускаров, район хакимияте башлыгы Ф.З.Туктаров, аның урынбасарлары, район прокуроры М.С.Валиков, авыл биләмәләре башлыклары, хакимиятнең структур подразделениеләре, предприятиеләр, оешмалар, учреждениеләр һәм хуҗалыклар җитәкчеләре катнашты. Утырышны район Советы рәисе Ю.Х.Рысаев алып барды.
Көн тәртибенә ике мәсьәлә куелган иде. “2016 елга һәм 2017 һәм 2018 еллардагы пландагы чорга муниципаль район бюджеты турында” 2015 елның 16 декабрендәге 35-3 санлы Башкортстан Республикасы Стәрлебаш муниципаль районы Советының XXXV утырышы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында”гы беренче мәсьәлә буенча район хакимияте башлыгының финанс мәсьәләләре буенча урынбасары, финанс идарәсе начальнигы В.Г.Шәрипова чыгыш ясады.
“Башкортстан Республикасы Стәрлебаш муниципаль район хакимиятенең структурасын раслау турында” 3-7 санлы 2012 елның 24 декабрендәге Башкортстан Республикасы Стәрлебаш муниципаль район Советы Карарына үзгәрешләр кертү турында” (2013 елның 30 гыйнварындагы 4-6 санлы, 2013 елның 30 декабрендәге 15-2 санлы, 2014 елның 24 февралендәге 16-7 санлы, 2014 елның 17 апрелендәге 17-8 санлы, 2014 елның 24 декабрендәге 25-5 санлы, 2015 елның 26 февралендәге 28-7 санлы, 2015 елның 16 декабрендәге 35-4 санлы Совет Карары редакциясендә) икенче мәсьәлә буенча муниципаль хезмәт, хокук һәм кадрлар эше буенча бүлек начальнигы М.М.Йосыпов чыгыш ясады.
Йомгаклап депутатлар һәм чакырылучылар алдында РФ Дәүләт Думасы депутаты З.З.Байгускаров һәм район хакимияте башлыгы Ф.З.Туктаров чыгыш ясадылар.
Каралган барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.

Читайте нас: