Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
30 март 2021, 11:47

Күз төпләрендәге “капчыклар”дан ничек котылырга?

Сәламәт туклану буенча китаплар авторы, Һиндстан диетологы Пуджа Махиджа күз төпләрендәге “капчыклар”дан котылуның берничә гади ысулын атады.

Табиб иртәнгә күзләр шешенүдән курыкмаска киңәш итә. Тәүдә салкын су белән битне юып алырга кирәк, ди ул. Бу булышмаса һәм “капчыклар” юкка чыкмаса, Махиджа берничә кагыйдәне күз уңында тотарга киңәш итә.
Иң элек диетолог яшелчә-җимешләр ашарга һәм көн саен 2-3 литр су эчәргә кирәклеген ассызыклый. Организм суны “запаска” җыймасын өчен кирәк бу. Шулай ук чәй, кофе, энергетик эчемлекләр һәм алкоголь күләмен киметү комачауламас, ди ул. Чөнки бу эчемлекләрнең барысы да сыеклыкың организмнан чыгуына комачаулый һәм шешенүләр барлыкка китерә.
“Рационыгызга петрушка өстәгез, ул организмнан токсиннарны чыгаруга ярдәм итә. Аны ашларга һәм яшелчә салатларына салырга була”, – ди Махиджа.
Шулай ук диетолог күз төбендәге “капчыклар” белән көрәшер өчен махсус коктейль рецепты бирә. Коктейль болай эшләнә: кыяр, сельдерей, помидор һәм петрушкадан пюре ясарга һәм берничә тамчы лайм суты тамызырга.
Күз төпләрендәге шешенүләр озак вакыт дәвамында бетми торса, авыртса яисә вакыт үтү белән зураеп киткән очракта диетолог табибка мөрәҗәгать итәргә киңәш итә. Чөнки бу симптомнар бөерләр авыруларына ишарәләргә мөмкин.

Автор : Әлфия Шакирҗанова

Чыганак: Lenta.ru
Фото: Пиксабай
Чыганак:https://omet-rb.rbsmi.ru/
Читайте нас: