Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
23 март 2021, 10:47

Сабыйлар өчен күкрәк сөте - алыштыргысыз һәм үзенчәлекле продукт

Күкрәк сөте белән имезү - балаларның сәламәтлегенә һәм үсешенә тәэсир итүче туклыклы матдәләр белән тәэмин итүче чара. Яшәвенең башлангыч чорында сабыйлар өчен күкрәк сөте - алыштыргысыз һәм үзенчәлекле продукт. Аның составында сабый өчен мөһим булган барлык витаминнар һәм минераль матдәләр бар, алар аны төрле авырулардан саклый, нәнинең эмоциональ халәтенә һәм үзен тыныч тотышына тәэсир итә.

Һичшиксез, сөт туклыклылык кыйммәтенә ия, ул җиңел эшкәртелә, төрле кирәкле үзенчәлекле матдәләргә бай, аның составында үсеш факторы, гормоннар, ферментлар, тиешле күләмдә су бар, баланың кече яшьтән үк физик һәм акыл үсешен тәэмин итә, бар яклап файдалы.
Күкрәк сөте белән имезү – туклыклы ризык кына түгел, ә гомум психофизиологик процесс булып, ул хатын-кызга ана буларак формалашырга ярдәм итә. Сабыен күкрәгенә кочып имезгәндә, алар арасында ныклы дуслык, мәхәббәт урнаша. Ана нәнинең телен, хисләрен аңлый башлый һәм әни роленә керә.
Ана һәм бала, гомумән, гаилә өчен күкрәк сөте белән имезү процессы зур әһәмияткә ия. Хатын-кызның бала тапканнан соң тизрәк терелүенә, күңеле тынычлануына йогынты ясый, кан югалту һәм анемия, күкрәк бизендә яман шеш, онкологик, остеопороз авырулары хәвефен киметә. Матур буй-сынны саклауга, мастопатия үсешен профилактикалауга тәэсир итә. Гаилә бюджетын экономияли, чөнки сөт катнашмалары сатып аласы юк. Ә ясалма азыклар белән тукланучы бала чиргә тизрәк бирешүчән була, чөнки аның иммунитеты какшый. Күкрәк сөте куллану һәрвакыт уңайлы, чөнки сөтне җылытасы юк, ул кирәкле температурага "корылган", нарасыйны теләгән вакытта имезергә була.

Автор : Ильфира Нигматуллина

Фото: Пиксабай
Чыганак:https://omet-rb.rbsmi.ru
Читайте нас: