Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
15 март 2021, 11:02

Җәйгә кадәр ябыгасыгыз киләме?

Табиб ябыгуның җиңел һәм организмга зыянсыз юлын тәкъдим итә.Табиб-диетолог, РостГМУ сәламәт яшәү рәвеше һәм диетология кафедрасы ассистенты Виктория Дударева фикеренчә, гәүдәне рациональ туклану аркасында формага китерергә мөмкин. Диетолог сүзләренчә, фигурасын кайгыртып торучы кеше көнгә дүрт-биш тапкыр ризык кабул итәргә тиеш.

“Бу очракта организмның барлык ферментатив системалары киеренкелекне азрак ала һәм азык тигез, тиешле күләмдә, артык йөкләнешләрсез бүленә. Ул чакта кичке ашка көчле ачлык тойгысы һәм суыткычтан барлык ризыкны ашау теләге тумаячак”, — дип аңлата Дударева.

Артык авырлыкны ташларга теләүчеләргә табиб туклану көндәлегеннән башларга киңәш итте. Анда кеше ашаган барлык ризыкны, шул исәптән татлы чәй һәм сагызны да кертеп язып барырга кирәк. Шулай ук, вакытны һәм ашаган ризыкның күләмен билгеләп бару мөһим.

Көннең беренче яртысында белгеч ит, ярмалар, макарон, җиләк-җимеш һәм яшелчәләр ашарга киңәш итә.
Төшке аштан соң, табиб сүзләренә караганда, рационга балык, яшелчә һәм әче сөт ризыкларын кертергә кирәк.

Шунысы да бар, диетологлар билгеләвенчә, майлы ризыкларны рационнан бөтенләй төшереп калдырырга ярамый, чөнки алар энергия һәм тукымаларны тергезү өчен кирәк.

Фото: pohudete.ru

Зөлфия Фәтхетдинова https://kiziltan.ru

Читайте нас: