Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
15 март 2021, 16:29

Глаукома – «астыртын» авыру

Глаукома сүзен ишетүгә, сукыраям икән инде дип кул селтәргә ярамый. Вакытында табибка күренергә кирәк! Бу тармакта хезмәт куючы белгечләр шулай дип искәртә.

* Глаукома – күзләрнең хроник авыруы. Ул вакыт-вакыт күзнең эчке басымы күтәрелүдән гыйбарәт. Бу исә күрүдә хилафлыклар барлыкка китерә. Күрү начарлана, нервы көчсезләнә. Бу чир кешене сукырайтырга да мөмкин. Моны булдырмас өчен вакытында табибка күренергә кирәк. Ник дигәндә, заманча алымнар глаукоманың тамыр җәюен 70 процентка туктатырга ярдәм итә.
* Бүген глаукома – офтальмология тармагындагы иң төп социаль проблемаларның берсе. Ник дигәндә, ул бөтен дөнья күләмендә инвалидлыкка китергән күз авыруы санала. Глаукома Россиядә күз авырулары буенча бирелгән инвалидлык очраклары арасында беренче урында тора (29 процент).
* Глаукома – нигездә, өлкән яшьтәгеләр авыруы. Әмма соңгы елларда ул 35–40 яшьлекләр арасында да очрый башлады.
* Нәселдә глаукомадан интеккән кешеләр булса, күзләр сәламәтлегенә бигрәк тә игътибарлы булырга кирәк. Бу чир иң беренче чиратта буыннан-буынга күчүе белән куркыныч. Ерактан яки якыннан начар күрүчеләргә, хроник йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләргә дә сакланырга кирәк. Алда телгә алган төркемгә керүчеләр күз табибына, диспансеризация вакытында гына түгел, ешрак күренергә тиеш.
* Әйткәнемчә, глаукома – күзнең эчке басымы күтәрелүгә бәйле авыру. Шуңа күрә әлеге чирдән интегүләр даими рәвештә күз басымын үлчәтеп торырга тиеш. Бу авыру диспансеризация программасына да кертелгән. Яше 40тан узган һәркем күз басымын тикшертергә тиеш. 60 яшькә кадәр моны – өч елга бер, аннары ел саен узарга кирәк.
* Глаукоманы көнкүреш шартларында гына ачыклап бетереп булмый. Кеше үзендә бу чирнең барлыгын белмичә дә яшәргә мөмкин. Ул үзен берничек сиздерми. Авыртып та борчымый. Ул, гадәттә, чирнең соңгы стадияләрендә генә беленә башлый. Шунысы да бар: глаукомалы, авыру күз янәшәдәге сау-сәламәт күзне дә боза. Безгә мөрәҗәгать итүчеләр арасында бер күзе тулысынча күрмичә, икенче күзе дә шактый ук зарарланырга өлгергән кешеләр шактый. Бу аңлашыла да. Бер күз күрмәгәндә, икенчесенә икесе өчен дә эшләргә туры килә бит.
* Глаукоманы алдан кисәтү бик кыен, хәтта мөмкин түгел дисәң дә була. Шулай да актив тормыш алып бару, спорт белән шөгыльләнү, китап уку, акыл хезмәте башкару хисабына бу чирнең килеп чыгу ихтималын киметергә була. Ник дигәндә, күзләр гел хәрәкәттә булгач, акрынрак картая.
Чыганак: https://vatantat.ru/
Фото https://ru.depositphotos.com/
Читайте нас: