Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
5 март 2021, 17:32

Менә сезгә бер яхшы киңәш

Күптәннән инде буыннарым сызлый, дәваханәдә дә ятып чыктым, күпме дару эчеп, күпме уколлар, мазьлар кулландым, файдасы бик аз булды. Диагноз: “коксоартроз”, “остеопороз” һ.б. Операция кирәк, диделәр. Шуннан соң шушы халык рецепты белән дәвалана башладым.

Тавык йомыркасының кабыгын юып, суда кайнатып (салманелла булмасын өчен), киптереп, кофемолка аркылы порошок ясадык. Шул порошокны иртә белән бер чәй калагы күләмендә чынаякка салам, аңа лимон суты салып биш минут тотам, урысча әйткәндә "известьны гасить" итәм, ул чыжлап тора. Шуңа кибеттән алган куе катык салып, болгатып ач карынга эчәм. Иптәшем дә тез буыны белән азаплана, аңа да операция кирәк, диделәр. Ул да шуны эчә башлады. Аңа да бик зур файдасы тиде. Аллага шөкер, хәзерге көндә бу авырулардан арындык", - дип яза Ибраһим Фатихов дигән кеше.

Шушы чирләрдән интегүчеләр булса, кулланып карагыз, файдасы тими калмас.
Чыганак: https://kiziltan.ru
Фото: Пиксабай ру.
Читайте нас: