Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
4 март 2021, 11:04

Мартта медицина оешмалары ничек эшләячәк?

Вакытында сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү максатында ялларда һәм Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм чараларын исәпкә алып, 8 мартта иртәнге тугыздан 9 мартта иртәнге тугызга кадәр Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының җитәкчелек составының дежур торуы оештырылачак.

Амбулатор поликлиника бүлекчәләре 8 мартта бәйрәм көне графигы буенча эшләячәк – 8-16 сәгатьләрдә. Чакырулар, шул исәптән ашыгыч чакырулар, 16 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк.
Ашыгыч ярдәм хезмәте бригадалары, травмпунктлар һәм медицина оешмаларының дежур хезмәтләре көчәйтелгән режимда эшләячәк.
Стационар бүлекчәләрдә пациентларны стационар дәвалау өчен резерв койкалар, дару препаратлары булдыру, медицина ярдәме белән вакытында тәэмин итү каралган.
Бу хакта тулырак: pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=50994
Фото: https://vurnary-crb.med.cap.ru

Автор: Ләйсән Якупова

Чыганак:https://kiziltan.ru

Читайте нас: