Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
3 март 2021, 13:31

Табибларга өстәмә түләүләр озайтылды

Башкортстанда яңа коронавирус йогышы белән авыручыларны дәвалауда ярдәм күрсәтүче табибларга өстәмә түләүләр вакыты озайтылды.


Тиешле указга республика Башлыгы кул куйды, әлеге документ хокукый мәгълүмат порталында басылды.

Хастаханәләрнең хезмәткәрләре өстәмә түләүне 2021 елның 30 июненә кадәр алачак. Документтан күренгәнчә, ашыгыч ярдәм табиблары, урта һәм кече персонал бер эш сменасына 1000, 600 һәм 200 сум акча алачак. Шундый ук түләүләрне югары белемле табиблар, суд-медицина экспертизасы бюросының, стационар учреждениеләрнең урта һәм кече медперсоналы алачак.

Стимуллаштыручы түләүләргә дәгъва итә ала торган вазыйфалар һәм бүлекчәләр исемлеге медицина оешмасы тарафыннан формалаштырыла, аңа исәп-хисапларның дөреслеге һәм түләүләрнең вакытында бирелүе өчен җаваплылык йөкләнә, диелә указда.

Фото: bashinform.ru


Зөһрә Исламова https://kiziltan.ru/

Читайте нас: