Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
26 февраль 2021, 11:33

Күз кабагың "хәлсез" түгелме?

Онкологлар организмдагы биш билгегә игътибарлы булырга чакыра.

Яман шеш авыруын, гадәттә, иртә стадияләрендә ачыклавы бик авыр. Чөнки кеше аның билгеләрен күпчелек очракта сизми яисә игътибар итми. Нәтиҗәдә, авыру ачыкланганда, ул инде дәваларлык булмый.

Британия онкологлары кешеләр игътибарга алмаган биш билгене атаган. Бу хакта “Express” басмасы яза.

1. Ризык йотканда авырту тою, дискомфорт булу. Бу хәл тамакта яман шеш булуына ишарәли ала.

2. Күз кабагының аскарак төшүе яисә аның “хәлсез” булуы. Мондый күренеш үпкәләрдә яман шеш булганда күзәтелергә мөмкин.

3. Карлыккан тавыш – йоткылыкта рак булган очракта киң таралган күренеш.

4. Эч кабару һәм аның үтмәве - аналыкта яман шеш булу ихтимал.

5. Бәвел төсенең үзгәрүе ашказаны асты бизендәге, бөер яки сидек куыгында үзгәрешләр турында сөйли.

Әлбәттә, нинди генә очракта да диагнозны, тикшерүләрдән чыгып, табиблар билгели. Иң мөһиме, организмдагы үзгәрешләрне сизү, күрү белән, үз-үзеңә диагноз куеп, Интернеттан яки күрше сөйләгәннәрдән чыгып дәвалау билгеләргә ярамый. Вакытында табибка күренергә, дәваланырга, сәламәтлегеңә җитди карарга кирәк.

Фото:Пиксабай

Автор: Юлия Төхбәтуллина

Чыганак:https://kiziltan.ru

Читайте нас: