Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
25 февраль 2021, 17:41

Салкын көннәрне ничек үткәрергә?

Медиклар чаң кага: салкыннар күпкә китү сәбәпле, туңу һәм өшү очраклары бик нык аткан. Табиблар фикеренчрә, монда һава торышы түгел, ә беренче чиратта кеше һәм аның организмы гаепле.

Әгәр җылы киенсә һәм үзен дөрес тотса, кеше хәтта коточкыч салкында да өшеми. Салкыннан иң башта аяк-кулларны һәм колак белән борынны сакларга кирәк. Эш шунда, кеше туңгач, организмда саклану көчләре бүленеп чыга башлый һәм алар канны тормыш өчен мөһим булган органнар–йөрәк белән баш миенә куалар.
Туңган, өшегән урынны кар белән ышку катгый тыела. Чөнки тире җәрәхәтләнеп, аңа инфекция керергә мөмкин. Нык туңгач, кемдер спиртлы эчемлек эчәргә ярый, кемдер ярамый ди.
Әгәр сез салкынга чыгарга җыенасыз икән, бер рюмка да ярамый. Ә менә туңсагыз һәм аннан соң җылы урынга кергәнсез икән, 50 грамм аракы яки коньяк комачау итмәс.
Йөрәк-кан авырулары белән интегүчеләргә медиклар урамга чыккач борын аша гына суларга киңәш итәләр. Чөнки болай һава организмга җылыныбрак керә һәм өянәк кузгалу, ягъни салкыннан стенокардия алу куркынычы кими. Әлбәттә, эчә торган дарулар һәрвакыт кул астында булырга тиеш.
Салкынга чыгар алдыннан яхшылап ашарга, мөмкин булса битне юмаска, спиртлы лосьоннар белән сөртенмәскә һәм кырынмаска киңәш ителә. Һәм тагын бер ысул–салкында тәмәке тартмаска кирәк. Чөнки никотин кан тамырларын тарайта һәм тартучы кеше тизрәк туңа.
Чыганак: http://www.tatyash.ru
Фото: Пиксабай ру.
Читайте нас: