Иртәнге сәгать 5. Бу вакытта уянучыларга зирәк докторлар тиз генә юынып, кырынып, чәч тарап, теш чистартып алырга да кабат караватка ятарга киңәш итә. Бу мәхәббәт белән шөгыльләнү өчен иң шәп вакыт, чөнки ир-ат организмы нәкъ менә шушы вакытта тестостерон дигән җенес гормонын күп бүлеп чыгара. Бөер асты бизләренең кортизон гормоны эшләп чыгару вакыты да иң югары ноктага җитә.
6 сәгать. Йокыдан уянып, караваттан тору өчен иң яхшы вакыт: кандагы шикәр дәрәҗәсе, аминокислоталар һәм яңа тукыма күзәнәкләре төзү өчен кирәкле башка матдәләр бик активлаша. Бу вакытта кан басымын төшерә торган препаратлар, һәм шулай ук бета-блокаторлар яхшы тәэсир итә. Онкологик препаратларны да иртәнге 6 да эчү кулай. Чөнки бу вакытта рак күзәнәкләре дару тәэсиренә ныграк сизгер була. Аның каравы, организм никотинны, тәүлекнең башка вакытындагыга караганда, начар кичерә. Иртән тарткан тәмәке кан тамырларын ныграк тарайта.
7 сәгать. Биологик сәгатьнең уклары ашказанына юнәлгән. Яхшылап ашарга кирәк. Хәтта диетада утыручыларга да бу вакытта ашауның бернинди дә зыяны юк. Безнең организмның ашкайнату системасы хәзер бик шәп эшли – барлык углеводлар энергия, көч булып эшкәртелә. Юан эчәкнең эшчәнлеге активлаша. Нәкъ менә бу вакытта эчәклек буш була, шуның нәтиҗәсендә организмның эшкә сәләте һәм чыдамлыгы югары дәрәҗәдә.
8 сәгать. Йөрәкләре авырулар өчен әйбәт вакыт түгел. Статистика күрсәткәнчә, инфарктларның күп өлеше нәкъ менә шушы вакытка туры килә. Кан куера, ә сыегайту өчен кирәкле кисәкчәләр әлегә “йоклый”. Йөрәкне саклау өчен эчелә торган аспиринны 7 белән 8 арасында эчәргә киңәш ителә. Инфаркт куркынычы янаганда даруларны иртәнге якта эчәргә кирәк. Кичкә дозаны киметергә була.
9 сәгать. Хәзер сезнең эшкә сәләт бик югары дәрәҗәдә: бу вакытта яхшы саныйсыз, хәтерегез әйбәт. Имтиханнарга тиз һәм уңышлы әзерләнү вакыты. Ләкин бу вакытта өйрәнгән дәресне төштән соң кабатлап алырга кирәк, шулай эшләгәндә алган белем башта озак сакланып калыр. Әлеге сәгатьтә ясаткан прививкалар уңышлы килеп чыга. Онкологик авыруларга ясаган нурланыш терапиясенең дә нәтиҗәсе яхшы була.
10 сәгать. Эшлекле очрашулар һәм сөйләшүләргә керешегез. Сезнең акыл, уй-фикер әллә нинди көтелмәгән тәкъдимнәр өчен дә әзер. Сәламәт кешенең тән температурасы югары ноктасына җитә.
11 сәгать. Организмның бөтен көче – югары фазада. Спорт яки гимнастика өчен иң кулай вакыт. Йөрәк теләсә нинди стрессны һәм авырлыкны да күтәрергә әзер.
12 сәгать. Бераз ял итеп алырга кирәк. Иртәнге көч кими башлады, реакция дә элеккечә үк түгел. Ашказанының кислота эшләп чыгару сәләте күтәрелә. Ачлык хисен басып торуы кыенлаша. Баш мие активлыгы кими, чөнки бу вакытта кан күбрәк ашкайнату органнарына төшә.
13 сәгать. Ашказаны ашарга сорый, кислоталык күтәрелә. Әгәр хәзер ашау өстәле артына утырмасаң, ашкайнату системасының бозылуы аркасында, тиздән операция өстәленә ятуың бар. Үт куыгы эшчәнлеге активлаша. Бу вакытта үт кудыру дарулары яхшы тәэсир итә.
14 сәгать. Сез каты авыртуга түзәргә әзер. Стоматологка күренү өчен иң яхшы вакыт. Тешләрнең һәм тән тиресенең авыртуны сизүе түбәнәя. Авыртуны баса торган уколлар бу вакытта, иртәнгә караганда, өч мәртәбә яхшырак тәэсир итә, шуңа күрә аның күләмен дә киметергә мөмкин.
15 сәгать. Баш кабат акыллылана һәм хәйләкәрләнә. Начальник белән хезмәт хакыгызны күтәрү турында курыкмыйча сөйләшә аласыз. Укучыларга дәрес әзерләү өчен иң кулай вакыт. Озак вакытка хәтердә калдыру сәләтенең дәрәҗәсе югары, шуңа күрә иртән укыганны хәзер кабатлап алырга кирәк.
16 сәгать. Эшкә сәләтлелекнең тагын бер вакыты. Бу сәгатьтә, кагыйдә буларак, эш көне тәмамлана һәм докторлар спорт белән шөгыльләнергә киңәш итәләр. Мускуллар бу сәгатьтә яхшы ныгый. Рекордлы күрсәткечләргә ирешү өчен, җиңел атлетика буенча финал ярышлары юкка гына бу вакытта үткәрелми инде. Кислоталылыкны киметүче дарулар аеруча яхшы тәэсир итә. Мәктәп укучыларына дәрес әзерләүне дәвам итәргә кирәк.
17 сәгать. Руль артында аеруча игътибарлы булырга кирәк. Автоһәлакәтләр куркынычы һәр адымда, дөресрәге, һәр чакрымда сагалап тора.
18 сәгать. Сулыш органнары яхшы эшли. Чәч һәм тырнакның нәкъ шушы вакытта ныграк үскәне дә билгеле. Ревматизмга каршы даруларны бу сәгатьтә эчәргә киңәш ителә.
19 сәгать. Баш миегез кабат яхшы хәлдә һәм иң авыр хәлләрдән дә чыгу юлын уйлап табарга сәләтле. Бөерләр әйбәт эшли. Кан басымы һәм йөрәк тибеше ешлыгы бераз кими. Әгәр табиб киңәш итмәгән икән, кан басымын төшерә торган даруларны бу вакытта эчә күрмәгез. Ә менә ашказаны җәрәхәте авыртуын баса торган даруларны шушы сәгатьтә эчәргә киңәш ителә.
20 сәгать. Көн ахырына якынлаша. Сез таркау, тыныч һәм бушап калган, шуңа күрә дуслар белән очрашып сыра эчеп алу зыян итмәс. Бу вакытта теләсә нинди гозер белән дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин – аның үтәлү мөмкинлеге зур. Аллергиягә һәм астмага каршы дарулар эчү өчен кулай вакыт. Көн саен бер үк вакытта эчәргә тиешле гормональ контрацептивларны да шушы кичке сигезләр тирәсендә эчәргә гадәтләнергә кирәк, чөнки бу вакытта организмның үз гормоннары аз була.
21 сәгать. Организм төнге ялга әзерләнә. Ашкайнату органнары арыды –күп ашап аларны ярсыта күрмәгез. Бу вакытта ашалган ризык, ашказанында төне буе эшкәртелмичә ятачак һәм авырулар китереп чыгаруы бар.
22 сәгать. Йокларга вакыт. Әгәр төн уртасына кадәр ятып йоклыйсыз икән, йокыгыз нык, сәламәт булыр.
23 сәгать. Баш кисәк миңгерәүләнә. Аңа берәр акыллы нәрсәне тыгарга маташмагыз – иртәнгә кадәр барыбер очып чыгып бетәчәк. Матдәләр алмашы акрыная, игътибар итү һәм эшләү сәләтләре кими.
24 сәгать. Әгәр әле һаман да йокламыйсыз икән, берәр хикәя-мазар язып карагыз, рәсем ясагыз, яки ... бала табыгыз. Бу вакытта тулгак авыртуын баса торган гормоннар яхшы эшли. Шуңа да күп кенә балалар төн уртасында туа.
Төнге 1. Организмның көче бөтенләй бетә. Хәтта еллар буе төнлә эшләүчеләр дә бу вакытка арыйлар. Кичке аш вакытында организмга эләккән матдәләр алмашында хәзер бавыр актив катнаша. Шуңа күрә төн уртасыннан соң алкоголь бик начар эшкәртелә. Әгәр йоклап ятучыны төнге 1 дә уятсаң, аңа караваттан күтәрелүе бик авыр була, чөнки аның кан басымы һәм тән температурасы нык түбәнәйгән.
2 сәгать. Бөтен “акыллы” гормоннар ял итә, аның каравы, “начарлары” хәрәкәттә. Мәсәлән, депрессия халәте тудыра торганы. Кешеләр нәкъ менә шушы вакытта үз-үзләренә күп кул салалар.
3 сәгать. Иң татлы йокы вакыты. Акыл бөтенләй сүнә, караватта тартырга яратучы хәтта тәмәкесен дә сүндерергә оныта.
4 сәгать. Организм алдагы көнгә әзерләнә. Бу сәгатьтә астма өянәге борчый. Бавыр бик актив. Шикәр диабеты белән интегүчеләргә уянып инсулин кадатырга киңәш ителә, чөнки организм шушы сәгатьтә һәм тагын 12 сәгатьтән соң, ягъни кичке дүрттә генә инсулинны яхшы кабул итә ала. Моны истә тотып, инсулинны экономияләргә дә мөмкин.