Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
11 февраль 2021, 11:38

РЕСПУБЛИКАДА ДИСПАНСЕРИЗАЦИЯ ҮТКӘРҮ ДАТАСЫ БИЛГЕЛЕ БУЛДЫ

Башкортстанда 15 февральдә халыкка диспансеризация үткәрә башлау планлаштырыла. Анык дата Роспотребнадзор белгечләре белән килешелгәннән соң билгеләнә, дип хәбәр итте республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин.

«Төп бурыч – 2021 елда үлем очракларын киметү, - диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә. - Төрле сәбәпләр буенча, узган елда без күп кешеләрне югалттык».
Шулай ук республикада Г.Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсе табиблары белән күчмә модульләр, стоматология бригадалары эшли. «Сәламәт республика – сәламәт төбәк» акциясен 19 апрельдә башлау планлаштырыла. Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчесе сүзләренчә, һава шартлары мөмкинлек бирсә, Башкортстан буйлап «сәләмәтлек поездлары» иртәрәк юлга чыгачак.
Фото: Башинформ.
Читайте нас: