1 февральдән Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина оешмалары электрон документациягә күчү турындагы Боерыгы үз көченә керә. Хәзер халык Дәүләт хезмәте порталы аша үзенең медицина картасын карый алачак. Шунысы бар: электрон форматка күчүне һәр медицина оешмасы үзе хәл итәчәк.