Редакциягә Стәрлебаш авылында яшәүче ханым шалтыратып, «Ашыгыч ярдәм”нең нинди очракларда чакыруга килмәскә мөмкин булуын аңлатуыбызны сорады.
Мәсьәләне көнүзәк, күпләрне кызыксындырыр дип санап, без үзәк район дәваханәсенең медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары Римма Латыйповадан аңа ачыклык кертүен үтендек.
Билгеләргә кирәк, тик торганнан гына ашыгыч ярдәмнең килми калуы мөмкин түгел. Чөнки аның хезмәткәрләре күпчелек очракта сәбәбе бик җитди булмаганда кешеләрнең ашыгыч ярдәм чакырмавын яхшы аңлый. Һәм аларның вакытында килүе еш кына кемнеңдер гомерен саклап калуга бәйле. Бригада буш булган очракта чакыруга шунда ук бара. Әмма кайчакта бер үк вакытта берничә чакыру була һәм телефонда утырган дежур шәфкать туташы беренче чиратта кемгә ярдәм күрсәтергә икәнне хәл итә.
Чакыруларның ашыгыч һәм кичектергесез булуларын аңлату урынлы булыр. Ашыгычлары – бала тудыру, аварияләр, кан китүләр, тын алу бозылу һәм аң югалту, йөрәк өянәкләре һ.б., ягъни пациентның гомеренә куркыныч янаганда, аны коткаруга минутлар исәпле булгандагы чирләр һәм хәлләр. Мондый очракларда “Ашыгыч ярдәм” машинасы шунда ук чыга.
Кичектергесез чакыруларга капылт кискен чирләр һәм хәлләр, авыруның гомеренә куркыныч янау билгеләре булмаган хроник чирләрнең кискенләшү очраклары керә. Мондый очракларда, бригада чакыру буенча чыгып киткән булса, дежур шәфкать туташы киңәш бирергә мөмкин. Мәсәлән, участок табибы яки фельдшер килгәнче температураны төшерергә һәм аны яки педиатрны (әгәр бала чирләсә) өйгә чакыртырга киңәш бирә. Мондый очракта парацетамол (ул таблеткаларда яки шәм төрендә мотлак һәр өй аптечкасында булырга тиеш) яки уксус сыекчасы (4%) белән температураны үзаллы төшерергә тырышырга кирәк. Югары температура булганда чирләгән кешене төреп яткырырга һич ярамый.
Эш көннәрендә эш вакытында кичектергесез чакырулар поликлиниканың кичектергесез ярдәм кабинеты фельдшеры тарафыннан хезмәтләндерелә. Чакырулар “Ашыгыч ярдәм” чакыруларын кабул итү буенча шәфкать туташы тарафыннан кичектергесез ярдәм кабинетына тапшырыла. Зарурлык туганда кичектергесез ярдәм кабинеты фельдшеры, авыруга медицина ярдәме күрсәткәннән соң, артабангы дәвалау турындагы мәсьәләне хәл итү: стационарга салу яки амбулатор дәвалау өчен чакыруны участок табибына (педиатрга, терапевтка) тапшыра.
Чакыру алганнан соң, участок терапевты яки педиатр (сез аларны белергә тиеш) мотлак сезгә киләчәк. Әмма... әгәр бу вакытта алар поликлиникада кабул итү үткәрә икән, сезгә эш көне дәвамында көтәргә туры киләчәк. Сезнең чакыру кичектергесезгә керә, ә сез чирлене тизрәк табибка күрсәтергә телисез икән, аны дәваханәгә үзаллы алып килергә тырышырга мөмкин.
Авыруны ничек дәваларга кирәклеген табиб кына хәл итә. Югары температурасы булган стационар дәвалау күрсәтелмәгән һәркемне без дәваханәгә сала алмыйбыз. Дәваханәгә бары тик өзлегүчеләрне генә алып китәбез. Өйдә калдырылганнарга беренче этапта тән температурасын төшерү һәм авыртуны басу өчен барысы да эшләнә. Аннары табиб киңәшләрен һәм дәвалавын үтәү зарур. Гыйнварның беренче ун көнендә бездә 39 һәм аннан да югарырак температура белән җәфаланучыларга 200гә якын чакыру булды. Әмма бу чирлеләргә игътибар юк дигәнне аңлатмый. “Ашыгыч ярдәм” барлык чакыруларга бара һәм безнең персонал чирлеләрнең хәлен җиңеләйтү өчен мөмкин булганнарның барысын да эшли. Барысы да – табиблар, шәфкать туташлары, лаборантлар, санитарлар да тырыша. Хәтта аерым чирлеләр яки аларның туганнары (барысыннан да ешрак) ягыннан тупаслык күрсәтелгән очракларда да. Бу безнең өчен дә күңелле хәл түгел.
Кайвакыт шулай була, кеше үзен начар хис итә. Әмма ул соңгы чиккә кадәр авыртуга түзә, участок табибын чакыртмый, табибка кабул итүгә бармый. Ә аннары төнлә аны “Ашыгыч ярдәм”дә китерәләр. Нәтиҗәдә кыйммәтле вакыт кулдан ычкындырылган, чир азган һәм безнең күпме генә тырышуга карамастан, авыруны коткарырга мөмкин булмый. Табиблар гаепле булып кала, медиклар ягыннан мөмкин һәм мөмкин булмаганның барысы да эшләнүгә карамастан, аларның туганнары ризасызлык белдерә, зарлана. Шулай ук мондый вакытта, алар инде көндез үз сменаларын эшләп кайткан булса да, лаборантларны, табиб-белгечләрне төнлә чакырырга туры килә. Алар барысын да аңлыйлар һәм берсүзсез килеп җитәләр. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында авыруларга ашыгыч ярдәм күрсәтүгә даими әзер булганнары өчен барлык медицина хезмәткәрләренә рәхмәт.
Табиблар иңенә төшкән зур йөкләмә һәм җаваплылык турында да әйтми үтә алмыйм. Бер үк белгеч стационарда да эшли, поликлиникада кабул итә, операция дә ясый (хирурглар, акушер-гинеколог), аларның дежурлыгы да бар. Аларның түземлегенә, ныклыгына, эш сәләтенә сокланырлык. Үз чиратыбызда, пациентлар ягыннан да медиклар хезмәтенә итагатьле мөнәсәбәт күрәсе килә.
“Ашыгыч ярдәм” турындагы мәсьәләгә янә кайтып, тагын бер кат билгелисем килә, без беркемгә дә ярдәм күрсәтүдән баш тартмыйбыз. “Ашыгыч ярдәм” һәр чакыруга бара. Әгәр ул (бик аз очракларда) вакытында килеп җитә алмаган икән, димәк аның бик җитди сәбәпләре булган.