Кыш – бозлавыклы чор, шуңа күрә егылып, аяк-кулларны имгәтмәс өчен бик сак булырга кирәк.
Статистикадан күренүенчә, кышын егылып имгәнүнең төп сәбәбе – ашыгу. Күпләр кар каплаган бозны күрми-сизми, нәтиҗәдә егылып, төрле җәрәхәтләр ала. Ашыкканда кеше күренеп яткан бозны да абайламаска мөмкин.
Балалар һәм яшьләр йөгереп килеп тайгак юлда, сукмакта, тауда шуарга ярата. Җитмәсә көтүләре белән һәм бер-берсен этә-төртә. Мондый очракта гадәттә бәрелүләр белән котылалар. Ләкин катлаулырак очраклар да була. Өлкәннәр балаларын үз кылыклары һәм алардан соң булачак нәтиҗәләр турында алдан уйларга өйрәтергә тиеш.
Уңайсыз кием, авыр сумкалар да егылуга сәбәпче булырга мөмкин. Шулай ук кышкы чорда китеп барганда телефоннан сөйләшү, биек үкчәле аяк киеме кию кебек гадәтләрне дә калдырып тору зарур.
Ничек дөрес егылырга
Әгәр сез тайгансыз һәм тигезлекне саклап кала алмыйсыз икән – иң яхшысы егылу. Очлы почмакларны җыебрак, гәүдәгезне мөмкин кадәр йомгакка “төреп”, бөтен яссылыкка егылыгыз. Бу авыр имгәнүләрдән саклар, монда кышкы пальто яки куртка саклау чарасы булып тора ала.
Аяк киеме
Сырлы табанлы аяк киеменә өстенлек бирү зарур. Табан асты шома булган очракта, сез үзегезне боз өстендәге сыер кебек хис итәрсез. Аяк киеме уңайлы булырга тиеш. Шулай булмаганда йөререгә уңайсыз була һәм җиргә егылу ихтималыгыз тагы да арта. Җиргә ныклы басып атларга кирәк. Ашыкмагыз! Өйдән кирәгеннән алданрак чыгып китәргә тырышыгыз. Бу чорда йөгерүләрне спортзалга күчерү яхшырак. Автоҗәрәхәтләр алмау өчен юлны тиешле урында гына чыгу зарур.
Сөякләрегезне ныгытыгыз
Кальций һәм “Д” витаминын җитәрлек куллану организмга сөяк авырлыгын тотарга ярдәм итә. Физик йөкләмәләр дә сөякләрне ныгытырга һәм сынуларны булдырмаска булыша. Тәмәке тарту һәм исерткеч эчемлекләр куллану кебек начар гадәтләр сөяк авырлыгын югалтуга китерүен исегездән чыгармагыз.
Җәрәхәтләнгән очракта ничек ярдәм күрсәтергә
Табиб килгәнче: зыян күргән буын яки сөякнең хәрәкәтсезлеген һәм тынычлыгын тәэмин итәргә, кул астындагы средстволардан шин салу яки зыян күргән кул яки аякларны бер-берсенә яисә гәүдәгә бәйләргә. Авыртуны яки шешүне киметү өчен авырткан урынга салкын суда чылатылган тукыма яки боз (әмма 1-2 сәгатьтән артык түгел) куярга. Кан аккан очракта ярага стериль бәйләвеч салырга. Кан агуны туктатырга. Башы бәрелгән очракта зыян күрүчене аркасына яткырырга, башын кырын салырга. Аңын югалткан булса, теле эчкә китмәсен дип күзәтергә, бу тын бетүгә китерә. Кичекмәстән “Ашыгыч ярдәм” чакырырга һәм зыян күрүчегә ул килгәнче кузгалырга ирек бирмәскә.