Суыклар башлану белән безгә “традицион” сезонлы чирләр – кискен респиратор вируслы инфекцияләр (ОРВИ) килә. Быел районда әлеге чирләр декабрьнең икенче яртысында күпләп таралды. Үткән елның соңгы атнасында ОРВИ билгеләре белән дәваханәгә 190, каникул вакытында 183 кеше мөрәҗәгать иткән. (Грипп вирусы белән зарарлану бары тик ике кешедә генә расланды (А гриппы). Әлеге вакытта чирләүнең берникадәр кимүе күзәтелә, ләкин бу хәвеф үтүен аңлатмый әле.
Барлык ОРВИ чирләрен таратучы булып авыру кеше яки вирус йөртүче тора. Вирус күчкәннән соң, организмда инкубацион чор дип аталган, 12-48 сәгатькә сузылган вакыт үтә. Аннан соң температура 38-40 градуска күтәрелә, кеше өши, башы, күз алмалары, мускуллары, буыннары авырта, укшый башлый. Чирнең икенче һәм өченче тәүлегендә генә авыруда коры ютәл, томау барлыкка килә. Авырган вакытта кеше ярдәмгә мохтаҗ: ул гомум хәлсезлектән, баш авыртудан, калтыранудан җәфа чигә. Авыр очракларда борыннан кан китү, косу, аң югалту кебек билгеләр булырга да мөмкин. Авыруның кискен чоры 3-7 көн дәвам итә.
Вакытында табибка күренү һәм авыруны мөмкин кадәр иртәрәк дәвалый башлау (авырый башлаганнан соң беренче 48 сәгать) өзлегүләрне (бронхит, пневмония, отит, менингит) булдырмаячак. Аеруча ул балалар һәм өлкән яшьтәгеләр өчен хәвефле.
ОРВИны кисәтү үзенчәлегенә вакциналаштыру керә. Ул бөтендөнья буенча гриппка каршы әйдәүче ысул булып тора. Организмның чыдамлылыгын арттыру өчен А, С һәм В төркемнәре витаминнары, элеутерококк экстракты, аралия, женьшень төнәтмәсе эчәргә мөмкин.
Шулай ук бүлмәләрне җилләтү, дымлы чүпрәк белән тузаннарны сөртеп тору, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү зарур. Чир көчәйгән вакытта күмәк халык катнашлыгындагы чараларга бармаска киңәш ителә.