Күп очракта үпкәдәге яман шеш башлангыч стадиядә үзен сиздерми һәм, кагыйдә буларак, медицина тикшерүе вакытында очраклы рәвештә ачыклана, дип яза "Медикфорум" порталы.
Шулай да онкология барлыгын күрсәтә ала торган кайбер билгеләр бар. Табибка күренү өчен иң беренче сәбәп - ютәл өянәге һәм салкын тиюне хәтерләткән сулыш алу. Башка симптомнары арасында – тын алганда гыжлау, муен һәм битнең шешенүе, күкрәк авырту, төнлә тирләү һәм авырлыкның кискен кимүе. Типик булмаган симптомнар арасында аяк сызлау, остеопороз, бармак очларының һәм тырнакларның калынаюы, шулай ук тәннең урта өлеше тирәсендә май утыру.