Сәламәтлек саклау
21 октябрь 2019, 12:26

Мунча чирне "куамы"?

Көзге салкыннар башлангач, авыручылар саны да арта. Халык арасында: организмнан чирне куар өчен бераз алкоголь кулланырга кирәк, дигән фикерне еш ишеткән бар. Аннан тыш, кайберәүләр, тәннән салкынны куам, дип, мунча керергә ярата. Бу гамәлләр дөресме-түгелме, табиблар киңәшенә колак салып карыйк!

“Авырганда, иң беренче чиратта, организмның көчен мөмкин кадәр саклап калу өчен сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк, ә алкоголь сәламәт яшәү рәвешенә керми.

Әгәр кеше дарулар эчсә, аларның инструкциясендә спиртлы эчемлекләр белән бергә кабул итәргә ярыймы-юкмы икәнлеге языл­ган. Әлбәттә, хәмерне эч­мәвең яхшы. Тик төрле хәлләр булырга мөмкин. Кунакка бару кебек очракларда башта дәвалаучы табиб белән киңәшләшегез”, — ди белгечләр.

Ә менә мунча керү температура булганда катгый тыела! Югыйсә, чир көчәергә генә мөмкин.

“Күз алдыгызга китерегез: температура югары булганда йөрәк тибеше 100гә җи­тә, сулыш алу да ешая. Мунчада мондый очракта кан басымы артык кү­тәре­ләчәк. Шулай булгач, мунчага барып, зыяннан тыш, бернинди дә фай­да ал­маячак­сыз”, — ди табиблар.

"Кызыл таң" гәзитеннән.



Читайте нас