Сәламәтлек саклау
8 Июля 2019, 11:37

12 балада куркыныч чир табылган

Гепатит – куркыныч чир. Быел аның белән гыйнвардан майга кадәр 398 кеше чирләргә өлгергән. Шулар арасында 12 бала да бар.

Кискен А гепатиты белән 62 кеше чирләгән (11е – балалар), В гепатиты – 3, С гепатиты 6 кешедә теркәлгән.

Хроник вируслы гепатит республикада яшәүче 327 кешедә ачыкланган. Шактый киң таралган С гепатиты – 258 кешедә (шулай ук 1 балада), В гепатиты 67 кешедә табылган.

Автор : Арсланова Гөлара.

"Өмет" гәзитеннән.


Читайте нас