Сәламәтлек саклау
2 июль 2019, 11:56

Cәламәтлек саклау өлкәсен – Израиль югарылыгына!

Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Хорев медицина үзәгенең баш табибы (Хайфа, Израиль), Израильдәге “Табиблар өчен чикләр юк” проекты җитәкчесе Роман Барак белән очрашты. Анда хезмәттәшлек мәсьәләләре һәм алгарышлы медицина технологияләрен төбәкнең сәламәтлек саклау оешмаларына кертү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

– Президентыбызның дәүләт проектлары кысаларында без медицина үсешенә җитди игътибар бирәбез, – диде Радий Хәбиров. – Әлбәттә, Израиль медицинасына хас яңа ысулларны өйрәнү, тәҗрибә уртаклашу Башкортстанның сәламәтлек саклау өлкәсе өчен кызыклы булыр иде. Сезнең белән очрашу Израиль һәм Башкортстан арасында бу өлкәдә хезмәттәшлекне башлап җибәрү өчен мөмкинлек булыр дип саныйм.

Доктор Роман Барак республика җитәкчелегенә кунакчыллыгы өчен рәхмәт белдерде һәм Уфа кебек матур шәһәргә килүенә шат булуын билгеләде.

– Кешедә булган иң мөһим нәрсә – аның сәламәтлеге һәм гомере. Сезнең белән бергә без бүген дөньяда, Израильдә булган барлык алдынгы технологияләр дә Башкортстанда булсын өчен барысын да эшләргә тырышачакбыз, – диде Роман Барак. – Безнең иң зур планнарның берсе – якын айларда Башкортстанда Израиль медицинасы көннәрен үткәрү. Һичшиксез, бу хезмәттәшлек өчен зур мөмкинлек ачачак.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас