Республика тире-венерология авырулары диспансерының табиб-дерматовенерологы Галия Төх-вәтуллина әйтүенчә, кеше папилломасы вирусының йөздән артык төре билгеле. Гадәттә авыруны 30 яшькә кадәр йоктыралар. Вирус эләктерү хәвефе аеруча түбәндәге төркем кешеләрендә югары: иртә җенси тормыш башлаучылар, берничә партнер белән мөнә-сәбәттә яшәүчеләр, җенси юл белән күчкән авырулары булганнар, иммунитеты какшаганнар, аборт эшләткән хатын-кызлар һәм башкалар.
– Вирус йокканнан соң 1-3 ай вакыт үткәч, кешенең тәнендә (ирләрдә дә, хатын-кызларда да җенси органнар тирәсендә) кондиломалар – аксыл-ал төстәге йомшак очлы сөялләр барлыкка килә, – ди табиб. – Иммунитеты көчле кешеләрдә вирус озак вакыт үзен сиздермәскә дә мөмкин.
Кондиломаларның үзен-нән-үзе юкка чыкмавын да билгеләде Галия Нургали кызы. Кондиломалар авыртырга, кычытырга, канарга мөмкин. Бу очракта икенчел бактериаль һәм гөмбәчекле инфекция кушыла. Вирус-ның кайбер төрләре яман шеш китереп чыгарырга да мөмкин.
– Кондиломалар сыек азот криодеструкциясе, электрохирургия кисүе, лазер терапиясе юлы белән алып ташлана. Иммунитетны ныгыту буенча чаралар күрелә, – ди табиб-дерматовенеролог. – Күпән түгел кондиломалар барлыкка килгән кеше ВИЧ һәм башка җенси юл белән бирелүче инфекцияләрдән тикшерелергә җибәрелә. Сөялләрне алдыргач, вирусның партнерга йогу хәвефе кими төшә. Презервативның папиллома вирусын йоктырмауда нәтиҗәлелеге исбат ителмәгән, шулай да аны кулланырга кирәк, чөнки ул башка күп җен-си инфекцияләрдән саклый.
Табиб бил-геләвенчә, вирус ачыкланса-ачыкланмаса да даими анализлар тапшырып, тикшерелеп яшәргә кирәк. Хәвефле папилломавирустан саклануның иң гади ысулы – аз таныш булган, ышанычсыз партнер белән җен-си мөнәсәбәткә керүдән баш тарту.
– Кеше папилломасы ви-русының кайбер хәвефле төрләреннән вакциналау да бар. Ул аналык юлы яман шешен кисәтүгә юнәлтел-гән. Безнең илдә ул прививкаларның Милли кален-даренә керми, аны түләүле клиникаларда гына ясатырга була, – ди Галия Төхвә-туллина. – Ә профилактикага килгәндә, шуларны истә тотарга кирәк: бер генә ышанычлы кеше белән мөнәсәбәтләрдә булырга, сәламәт тормыш алып барырга, гигиена әйберлә-ренең (кырынгыч, мунчала, сөлге, сабын һ.б.) үзеңнеке генә булуы мотлак.
Җенси юл белән бире-лүче инфекцияне табибсыз, үзең дәвалау белән шө-гыльләнүнең бик хәвефле булуын да кисәтә табиб.
Авыруга шик булган очракта белгечкә күренергә кирәк. Республика тире-венерология авырулары диспансеры Уфада ике адрес буенча бушлай кабул итә: Затон бистәсендә Союз урамы, 37нче йорт (телефон: 287-12-53), Индустриаль шоссе урамы, 42нче йорт (242-38-51). Түләүле медицина хезмәтләре бүлеге Революцион урамындагы 58нче йортта урнашкан (телефон: 272-56-06).