Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
1 март 2019, 11:42

Балык та тоттылар, рәхәтләнеп ял да иттеләр

Әмир буасы – Стәрлебаш районының иң матур урыннарының берсе. Ватанны саклаучылар көнендә һәвәскәр балыкчылар өчен боз астыннан балык тоту ярышлары үтте. Һава шартлары бик үк уңай булмаса да, бу чарада Стәрлебаш һәм Чишмә районнарыннан, Стәрлетамак шәһәреннән һәм Оренбург өлкәсеннән 50дән артык кеше катнашты. Алар балык тотуда, бәке бораулауда катнашты, басу кухнясы ризыклары белән сыйланды.

Ярышларны тантаналы ачуда район хакимияте башлыгы Фәнүр Туктаров ир-егетләрне бәйрәм белән котлады, аларга барлык башлангычларында иминлек һәм уңышлар теләде.

Шулай ук “Бобер” аучылык хуҗалыгы директоры Дамир Әскаров һәм “Перекат” балыкчылык клубы вәкиле Петр Терехов та ярышларда уңышлар теләде.

Кунаклар арасында медицина фәннәре докторы, профессор, РФ атказанган фән эшлеклесе, Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы “ЦНИИСиЧЛХ” федераль дәүләт учреждениесенең балалар яңак-бит хирургиясе һәм стоматологиясе җитәкчесе Виталий Рогинский да бар иде.

- Боз астыннан балык тоту ярышларында мин ел саен катнашырга тырышам. Гомумән, елына аз дигәндә өч тапкыр Мәскәүдән нәкъ сезнең районга киләм. Аучылык, балык тоту, дуслар белән очрашу... “Бобер” аучылык хуҗалыгын оештырган кешеләргә рәхмәт. Кунакчыллыгы һәм дустанә мөнәсәбәте өчен Радмир Хәсәновка аерым рәхмәт, - диде профессор.

Иң кызыклы конкурс – балык тотудыр, аеруча, боз астыннан. Бу спорт төренә килгәндә, ул иң тыныч шөгыль кебек. Балык тотучы буада утыра да утыра – моның нәрсәсе кызыклы дип уйларга мөмкин. Ә чынлыкта балык тоту иң экстремаль спорт төрләре белән дә бәхәсләшә ала. Ул никадәр шатлык һәм уңай тәэссоратлар бүләк итә!

“Игътибар! Стартка! Марш!” командасыннан соң берничә минуттан Стәрлетамак шәһәреннән Рәмил Вахитов тарафыннан беренче балык тотылды да.

- Мин балачактан балык тотарга яратам, ләкин спорт балыкчылыгы белән күптән түгел генә, өч елга якын шөгыльләнәм, - дип кыскача сөйли Р.Вахитов, бәкегә балыклар өчен азык ташлап һәм аны кар белән каплап. – Артабан киттем. Бу бәке беренче балыкны тоту өчен генә иде, ә башкаларын тегендәрәк тотам. Анда балык күбрәк.

Ярышларга бер көн кала һава шартлары бик үк шәптән түгел иде. Буран, көчле җил, хәтта трассада хәрәкәтне чикләү кертелде... Шуңа да карамастан, бәйрәм уңышлы үтте. Чара югары дәрәҗәдә үтсен өчен оештыручылар барысын да эшләде.

Балык тоту ярышы өч сәгать дәвам итте. Аннары иң тиз бораулаучылар билгеләнде. Ярышлар тәмамланды һәм йомгаклар ясар вакыт җитте.

Җиңүчеләрне билгелисе килә: иң күп авырлыктагы балык Фәнис Сәйфетдиновта (Стәрлебаш районы), ул беренче урынны алды; тотылган балыклар саны буенча Андрей Двенянин (Стәрлетамак) алдынгы булды; иң зур балык – Дмитрий Агибаловта (Стәрлетамак); иң кечкенә балык Кирилл Моисеевта (Чишмә районы); иң өлкән балыкчы – Юнир Йосыпов, иң яшь балыкчы – Зөфәр Фәйрүзов (икесе дә Стәрлебаш районыннан); иң тиз бәке бораулаучылар Петр Терехов (Стәрлетамак) һәм Вадим Мостафин (Стәрлебаш районы). Шулай ук Чишмә районыннан килгән кунак Василий Воробьев һәм буага бөтен гаиләсе белән килгән Стәрлебаштан Хөсәеновлар гаиләсе дә истәлекле призлар алды. Алар картәти, әти, әни һәм ул килгәннәр.

Барлык катнашучыларның киләсе боз астыннан балык тоту ярышына кадәр рух күтәренкелеге алуы шиксез. Җиңелүчеләр кәефләрен төшермәсен, җиңүчеләр ирешкәннәрендә тукталып калмасын.

Гөлдәр ГАФИЕВА. А.ЗӘЙНЕТДИНОВА фотосы.

Читайте нас: