Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
25 февраль 2019, 18:49

Инвалидлар белешмә җыеп интекмәячәк

Русия Президенты Владимир Путин Юлламасында медицина ярдәмен һәр катлам кеше дә алырлык итү зарурлыгын ассызыклады.

Юнәлешләрнең берсе — халыкка мәгълүмат җиткерү.
— Өч елда медицина учреждениеләре, даруханәләр, табиблар һәм пациентлар арасында электрон аралашуны көйләү мотлак. Гомум санлы челтәргә медицина-социаль экспертиза оешмаларын да кертергә һәм шул рәвешле, ниһаять, өлкән яшьтәгеләрне, инвалидларны, балалы гаиләләрне чиратлардан һәм мәгънәсез белешмәләр җыюдан азат итәргә кирәк, — диде ул.
Бу аеруча инвалидлар өчен актуаль. Медицина-социаль экспертизасы (МСЭ) аларны инвалид итеп танысын һәм социаль яклау чаралары билгеләсен өчен бу кешеләргә экспертиза үткәрүгә тиешле документлар җыю максатында күпме көч һәм вакыт сарыф итәргә кирәк! Ә аларның күпчелеге үзаллы хәрәкәт итә дә алмый.
— Шуңа да МСЭ системасын санлы челтәргә кертү бу кешеләрнең тормышын күпкә җиңеләйтәчәк, алар өчәр сәгать чиратта интегеп утырмаячак, — дигән фикердә .Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Римма Үтәшева — Гомумән, Президентның Юлламасында инвалидларның тормышын җиңеләйтү максатында берничә тәкъдим яңгырады. Ай саен әлеге 5 мең сум урынына 10 мең сум акча түләнү дә аларның тормышын яхшыртуга аз булса да өлеш кертәчәк.
Паллиатив ярдәм уңаеннан кертеләсе яңалыклар да бик вакытлы, дип уйлыйм. Дәүләт думасында икенче укуда паллиатив ярдәм турында законга төзәтмәләр кабул ителде. Авыр чирлеләргә хәзер ярдәмне эзләп йөрергә туры килмәячәк, шәфкать туташлары, табиблар яннарына үзләре киләчәк.


"Кызыл таң" гәзитеннән.


Фото: газета.ру.


Читайте нас: