Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
22 февраль 2019, 12:49

65 фельдшер – 500әр мең сум, 249 табиб 1әр миллион сум алачак

Бу хакта “Сәламәтлек сәгате” кысаларында үткән утырышта сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Максим Забелин белдерде.

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров үткәргән Сәламәтлек сәгате кысаларында үткәрелгән утырышта республика медицина учреждениеләренә кадрлар җәлеп итү мәсьәләсе дә каралды.


Сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Максим Забелин белдерүенчә, алар арасында “Авыл табибы” һәм “Авыл фельдшеры" программалары буенча бер тапкыр бирелә торган компенсация түләүләре дә каралган.

Быел 65 фельдшер – 500әр мең сум, 249 табиб (аларның 150се узган елларда программага эләкмәгән булган) 1әр миллион сум алачак. “Башкортстан фельдшеры" программасын гамәлгә ашыру турында карар кабул ителгән.

Дефицит белгечлекләр буенча муниципальара үзәкләргә урнашкан 125 табиб шулай ук 1 миллион сум күләмендә түләүләр алачак.


Максатлы килешү буенча укучы 1033 студентка – 5 мең сум, ординаторлар өчен 8 мең сум каралган. Шулай ук Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан төбәкнең медицина колледжында яхшы укучы студентларга исемле стипендияләр билгеләү турында карар кабул ителгән.


Максим Забелин белдерүенчә, узган елның октябреннән мондый чаралар сәламәтлек саклау учреждениеләрендә белгечләр санын 100гә арттырган.


Кадрлар дефицитын тулыландыруның төп чыганагы – уку йортларында белгесләр әзерләү. Бүгенге көндә медицина университетында 4005 студент укый. Шуларның 1050се алдагы өч елда район һәм шәһәр дәваханәләренә эшкә урнашырга планлаштыра. Ел башыннан участок терапевты һәм педиатрлар буларак практика үтү өчен 106 ординатор төрле муниципаль оешмаларга юлланган.


Быел 900дән артык шәфкать туташын һәм медицина колледжы әзерләгән фельдшерларны район һәм шәһәр дәваханәләренә эшкә урнаштыру, ашыгыч ярдәм хезмәте өчен ел саен 80 фельдшерны өстәмә укыту да планлаштырыла.


Радий Хәбиров ведомство алдына медицина кадрларын җәлеп итү буенча квартал саен отчет бирү бурычын куйды.

"Кызыл таң" гәзитеннән.

Фото: Башкортстан Башлыгының рәсми сайтыннан
Читайте нас: