Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
19 февраль 2019, 16:34

Спорт белән дус һәм актив булу модада

2015 елда Башкортстан Республикасында мәгариф учреждениеләрендә “Сәламәт буын – көчле төбәк” спорт-сәламәтләндерү проектын кертү буенча эш башланды. Аңа Стәрлебаш районы, шул исәптән башлангыч мәктәп укучылары да кушылды. Бүген 1а классы укучыларының бу проект белән эшләре ничек тору турында сөйлисе килә.

Мәктәп яшендәге балаларның сәламәтлеге торышына байтак факторлар йогынты ясый. Бу психологик һәм акыл йөкләмәләре, һәрвакытта да гигиена нормаларына туры килмәгән шартлар.

Һәм хәтта укыту шартлары тәртиптә булганда да бала мәктәптән сәламәт булып чыгар дигән ышаныч бармы? Бу икеле. Чөнки монда баланың һәм аның эчке дөньясының формалашуына гаиләнең һәм җәмгыятьтәге кыйммәтләрнең дә йогынтысын исәпкә алмый мөмкин түгел. Дуслары белән аралашу Интернетта аралашуга, урамда футбол уйнау – компьютер уены яки телевизор карау белән алыштырылса, сәламәтлек турында сүз дә булуы мөмкин түгел. Аз хәрәкәт итү бер кешегә дә файда китерми, ә үсеп килүче организмга ул икеләтә зарарлы.

Югарыда әйтелгән проектның максаты булып мәктәп укучыларының сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, сәламәт буын тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, яшь буында спорт культурасын үстерү, күмәк кеше катнашлыгында һәм үсеп килүче буын арасында физик культураны һәм спортны үстерү, спортта сәләтле балалар белән эшләү тора. Проект 1-4 класс укучылары белән гомум физик әзерлек буенча занятиеләрне күз уңында тота һәм дүрт елга исәпләнгән. Аны тормышка ашыру физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүче балаларның санын арттырырга, чирләү һәм имгәнү дәрәҗәсен киметергә, укучыларның спорт эшчәнлегенә кызыксынуын арттырырга мөмкинлек бирә. Мәктәптә өч планлы академик физик культура сәгатенә тагын атнасына алты сәгать гомум физик әзерлек занятиеләре өстәлә. Аларның берсе йөзүгә бүленә. Занятиеләр шимбә көннәрдә “Стәрле” спорт-сәламәтләндерү комплексы бассейнында үткәрелә. Ике сәгать – шахмат һәм шашкага. Билгеләргә кирәк, үткән елның 1 сентябреннән, әлеге занятиеләр ярдәмендә укучыларның яртысыннан күбесе суда үзен иркен тота һәм йөзә.

Беренче класслар белән занятиеләрне физкультура укытучысы Дамер Ишбулдин алып бара.Проектның беренче этабын тормышка ашырыр алдыннан мәктәптә махсус программа эшләнде. Укучылар, ата-аналар, занятиеләрне алып баручы укытучылар белән эш үткәрелде. Программа барышында куелган максатлар һәм бурычларның укыту-тәрбия процессында катнашучыларның барысы өчен дә мөһим булуы ачыкланды. Күпчелек әти-әниләр спорт белән шөгыльләнүнең балалары өчен файдалы дип саный, хәтта ул югары нәтиҗәләр күрсәтә алмаса да. Ә 1а класс укучылары үзләренең спорт күрсәткечләре югарырак булсын һәм макталсын өчен омтыла.

Класс беренчелегенә шашка турниры һәм “Әти, әни, мин – спорт гаиләсе” күңелле стартлар беренче яртыеллык йомгаклары булды.

Турнир кызыклы, тамашалы үтте. Шашка уенында кагыйдәләр ярыйсы ук гади булса да, уен зур игътибар, тапкырлык таләп итә. Һәр партия уникаль, һәм уенның ахыры көндәшләрнең нинди күнекмәләргә ия булуына бәйле. Балалар ярышларда катнашуга зур җаваплылык һәм кызыксыну белән якын килде. Дулкынлануларын җиңеп, аларның һәркайсы җиңүгә омтылды. Уен барышында балалар бер-берсенә ихтирамлы булды һәм башкаларның уңышсызлыгына борчылды, шатлыкларын һәм хисләрен яшермәде. Турнир йомгаклары буенча А.Тайгунов, Р.Биргулиев, И.Хөсәенов, А.Шәмсетдинов, И.Исламуратов, А.Исәнгужина, Д.Молофеева, С.Кунаккузина аерылып торды.

Мәктәп администрациясе шашкалар сатып алуда спонсорлык ярдәме күрсәткән өчен хосусый эшкуарлар Лилия һәм Халит Рафиковларга ихлас рәхмәт белдерә.

Спорт эстафетасында сигез гаилә командасы катнашты: болар Шәмсетдиновлар, Дәүләтшиннар, Хәсәновлар, Хөсәеновлар, Кунаккузиннар, Шабаевлар, Курамшиннар, Мөхәммәтҗановлар. Командаларга спорт ярышларында җитезлек, елгырлык һәм бердәмлек күрсәтергә кирәк иде. Аларга туп, сикерүләр белән бик үк гади булмаган җиңел атлетика ярышлары тәкъдим ителде. “Күңелле сикерүчеләр” һәм “Катнаш эстафета” эстафеталарында гаилә командалары төрле каршылыкларны җиңде. Тарафдарлар гаиләләрне хуплап торды, ә жюри барлык конкурсларны гадел бәяләде. Һәр команда әгъзасы үзләренә мөмкин кадәр күбрәк очко тупларга тырышты. Бәйрәм җылы, дустанә мохиттә үтте. Ата-аналар һәм балалар чаралар вакытында бергә тупланды. Барлык гаиләләр актив катнашканнары өчен мәктәп администрациясеннән Почет грамоталары һәм татлы призлар белән бүләкләнде. Катнашучылар кәеф күтәренкелеге һәм уңай тәэссоратлар алды.

Бу чара спорт белән дус, сәламәт һәм актив булуның һәрвакыт модада булуын раслады. Ә бәхетле, сәламәт гаиләне күрү – һәр кешенең хыялы. Бик теләгәндә моны тормышка ашырырга мөмкин.

Гыйнвар башында йөзү буенча район ярышларында спорт классыннан өч бала – А.Тайгунов, Р.Биргулиев, А.Рафикова катнашты. Иң яшь катнашучылар булуларына карамастан, алар әйбәт нәтиҗәләр күрсәтте.

1а классының җитәкчесе буларак, балалар әлеге программаны тормышка ашыру барышында үзләрен җаваплырак, оешканрак, тупланганрак, дисциплиналы, активрак итеп күрсәтүен билгелисе килә.

Алсу ХӘЙБУЛЛИНА, Стәрлебаш башлангыч мәктәбенең 1а классы җитәкчесе.

Читайте нас: