Район ярышларында катнашучыларның тантаналы тезелүендә район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альбина Суфьянова сәламләп, Стәрлебаш чаңгычыларының төбәк һәм Русия ярышларында уңышлы чыгыш ясауларын билгеләде. Бу тренерларның, физкультура укытучыларының эше тиешле дәрәҗәдә куелганлыгын аңлата, диде ул.
Спортчыларга уңышлар теләп шулай ук “Бердәм Русия” партиясенең урындагы бүлеге башкарма секретаре Альбина Әхмәтшина, район мәгариф бүлеге начальнигы Минәхмәт Кәримов чыгыш ясадылар.
Чаңгычылар яшь төркемнәренә ярашлы, бер километрдан биш километрга кадәр араны үтәргә тиеш иде.
Чаңгы юлына беренчеләрдән булып иң яшь катнашучылар басты. Аларның һәркайсы яхшы нәтиҗә күрсәтергә тели иде. Аларны укытучылары, классташлары хуплап торды. Ләкин, билгеле булуынча, иң тугры тарафдарлар – әти-әниләр. Теләсә кайсы старт, хәтта иң катлаулысы да, финишта якын кешеләр көтеп торганда җиңелрәк дип саныйлар. Бу юлы да шулай булды.
Әйбәт чыгыш ясаган биш авыл биләмәсе вәкилләре арасында чын-чынлап киеренке көрәш барды. Барысы да үз дистанциясендә әйбәт чыгыш ясады. Ә менә хезмәт коллективлары бу юлы бик актив булмады – ярышларда үзәк район дәваханәсе һәм Стәрлетамак тармакара колледжы филиалы вәкилләре генә катнашты.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча шәхси һәм команда зачетында җиңүчеләр билгеләнде. Алар грамоталар, истәлекле бүләкләр, Кубоклар белән бүләкләнде. Ләкин барлык катнашучылар өчен күтәренке кәеф һәм йөзләрдәге алсулык иң зур бүләк булды.
***
Шул ук көнне Куганакбаш мәктәбенең спорт залында яугир-интернационалистлар Азамат Байморатов һәм Урал Сәйфетдинов истәлегенә мини-футбол ярышлары үткәрелде. Уеннар йомгаклары буенча урыннар түбәндәгечә билгеләнде: Сарайса авыл биләмәсе командасы өченче урынны алды, Стәрлебаш авыл биләмәсе командасында икенче урын, куганакбашлылар турнир җиңүчеләре булды.
Турнир Куганакбаш авыл биләмәсе хакимиятенең, Ленин исемендәге хуҗалык, Куганакбаш урта мәктәбе һәм шәхсән Илдус Гомәровның спонсорлык ярдәме һәм хуплавы белән үткәрелде.