Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
13 февраль 2019, 17:20

Республика табиблары Сибайда 1 мартка кадәр эшләячәк

"Кызыл таң" гәзитенең Сибайдагы махсус хәбәрчесе Ример Насретдинов хәбәр итүенчә, башкала табиблары үзәк дәваханәдә кешеләрне кабул итүне дәвам итә.

Сәламәтлек саклау министры урынбасары Гөлнара Зиннурова белдерүенчә, табиблар иртәнге сәгать 9дан кичке 6га кадәр эшли. Әмма ул көнне бу вакытта табиб янына керә алмаган кеше калса, алар эшен дәвам итә.
- Әлеге вакытта Сибайда республиканың төрле районнарыннан килгән 24 табиб эшли. Әлбәттә, иң башта табибларга чиратлар күп булды. Чөнки Сибай - Уфадан ерак. Шуңа күрә дә урындагы халыкның башкала табибларына күренәсе килә, - дип белдерде Гөлнара Зиннурова.
Табибларга мөрәҗәгать итүчеләр саны көннән-көн азая. Әлегә алар 12 мең кешене кабул итеп өлгергән.
Республика табиблары Сибайда 1 мартка кадәр эшен дәвам итәчәк.

"Кызыл таң" гәзитеннән.

Фото: Ример Насретдинов фотолары.
Читайте нас: