Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
11 февраль 2019, 19:38

Онкодиспансерны киңәйтүгә 686 миллион сум бүленә

Алдагы ике елда Республика клиник онкология диспансерының хәзерге хирургия корпусына янкорма төзү өчен 686 миллион сум федераль акча бүленәчәк. Тиешле боерык Русия Хөкүмәте сайтында басылып чыкты.

Акча 2019-20 елларда «Сәламәтлек саклауны үстерү» программасы буенча бүленә. 2019 елда - 500 миллион сум, 2020 елда 185,7 миллион сум бүленәчәк. 2020 елда объектны файдалануга тапшыру планлаштырыла.
Янкормада сменага 450 кеше кабул ителәчәк, 240 койка урнаштыру планлаштырыла.
2019 елда Республика онкология диспансерының яңа хирургия корпусы сафка кертеләчәк. Яңа корпус «Онкология авырулары белән көрәш» федераль программасы исәбенә җиһазландырылачак. Бу максатларга, шулай ук, төбәкнең башка онкология хезмәтләрен (Стәрлетамак, Октябрьский, Нефтекама) яңадан җиһазлау өчен 700 миллион сумга якын акча бүленгән.
Моннан тыш, 2024 ел ахырына Башкортстанда 8 онкоүзәк төзү планлаштырыла, алар авыруларны диагностикаларга гына түгел, дәваларга да тиеш булачак. Аларны җиһазлау өчен 2 миллиард сум бүленә.

"Кызыл таң" гәзитеннән.

Фото: "Башинформ" сайтыннан.


Читайте нас: