Әйткәндәй, тәмәкечегә мө-нәсәбәтне шул рәвешле мыскыллау, кимсетү аша белдерү – тәмәкегә каршы көрәштә иң гади һәм әллә кайчан уйлап табылган ысулларның берсе. Бу юнәлештә максатлы сәясәт ил күләмендә кертелгәнче үк ул бигрәк тә авылларда өлкән буын тарафыннан гаять актив кулланыла иде. “Тәмәжникләр” белән балаларны куркытуны күпләр хәтерлидер. “Тәмәке тартсаң, менә шул кеше кебек ямьсез буласың, тиз картаясың, тешләрең коелып бетә”, дип нә-нәйнең тиргәгәне әле дә истә.
Әмма, ни гаҗәп, безгә “тискәре мисал” итеп куелган бабайлар гаҗәеп ачык күңелле, шуның белән бала-чаганы үзенә тартучы, бүгенгечә әйткәндә, бик “симпатичный” кешеләр булып чыга. Күршебез Усман бабай да шундый иде. Бәләкәй буйлы, өстәвенә, бөкресе дә бар. Авызында, чынлап та, бер генә теше калган иде бугай. Бармак юанлыгы махрасын авыз читенә кыстырып, төпчекне әнә шул соңгы теше белән ирененә кыса да, йөзенә елмаю рәвеше чыгарып, янына җыел-ган балачагага төрле кызыклы хәлләр сөйли, без авыз ачып тыңлыйбыз. Шигъри юллары да бар иде аның. Югарыда әйтелгән “тәмәкече-бөкече” дигәне — аның иҗат җимеше. Кушамат булып үзенә дә ябышты, әлбәттә.
Әлеге очракта тәмәкегә каршы үгет-нәсыйхәтнең күренеп торган анык нәтиҗәсе булдымы икән – билгесез. Усман бабайдан да һич сорап булмый: гомере хезмәттә үткән, тәмәке тартканда гына ял итеп алырга өлгергән балта остасы, 80 яшен дә узып, гүргә керде.
Гомумән, тәмәкенең зыяны турында һәрберебез яхшы белә. Мәсәлән, дөньяда тәмәкегә бәйле чирләрдән ел саен 5 миллион кешенең үлүе мәгълүм. Гаиләдә балаларга тәмәкенең зыянын — ата-аналар, мәктәптә укытучылар төшендерсә, соңгы чорда аңа дәүләт дәрәҗәсендәге чаралар кушылды. Сигарет һәм папирос капларыннан яман гадәтен ташламаучыларны СССР Сәламәтлек саклау министрлыгы кисәтә башлады. Әмма мондый чараларның нәти-җәсе генә күренмәде. Тәмәке кулланылышына зур һөҗүм әзерләүчеләр моны эшнең “комплекслы” алып барылмавы белән аңлатты.
Ниһаять, тәмәке тартуга каршы көрәшнең безнең дәвердәге соңгысы, дәүләт сәясәте рәвеше алып, Русиядә 2013 елда башланган иде. Әлеге максатта “Гражданнар сәламәтлеген тирә-яктагы тәмәке төтене йогынтысыннан һәм тәмәке куллану нәтиҗәләреннән саклау турында” Федераль закон кабул ителде. Аңа ярашлы, закон авторлары фаразлавынча, тәмәке кулланылышына җитди киртә булырлык бихисап чикләүләр кертелде. Тәмәке тартучылар аларны яхшы белә, чөнки бу чикләүләр аларның йөрәге аша үтү белән бергә, кесәләренә дә каты гына сукты. Мәсәлән, хәзер биналарда, шул исәптән, ял һәм эш урыннарында да, тәмәке тарту катгый тыела. Таләп үтәлмәгән очракта, зур-зур штрафлар каралган. Тәмәкене рекламалау тыелды, балаларга һәм үсмерләргә тәмәке продукциясе сатылмый. Гомумән, чикләүләр шулкадәр күп, бер сүз белән әйткәндә, “тәмәжникләрне” киң фронт буйлап кысрыклау бара. Шулай дәвам итсә, урамда да, законда каралганча, биналардан 15 метр читтә генә качып-посып көйрәтергә калмагае.
Тәмәкегә каршы көрәшнең тәүге нәтиҗәләре ничегрәк төсмерләнә соң? Монда инде төп күрсәткеч итеп тәмәке тартучылар санының кимүе алына. Тәмәкегә каршы көрәштә әйдәүче оешма сыйфатында чыгыш ясаучы Русиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2009 елдан 2018 елга кадәр тәмәке кулланучылар саны гомум халыктан алганда 39,4 проценттан 30,9 процентка чаклы кимегән. Башка чыганаклар, атап әйткәндә, халык фикерен сорашучы үзәкләр икенче саннар китереп, тәмәке тартучыларның ул кадәр үк кимемәгәнлеген дәлилли. Әйткәндәй, күрсәткечләрдә аерма зур түгел, шуңа да хәзерге чорда тәмәке тартучылар (моңа ирләр һәм хатын-кызлар, шулай ук үсмерләр дә керә) ил халкы-ның 30 процентын тәшкил итүе белән килешик. Димәк, Русиядә 32 миллионлап кеше һаман да тәмәке тарта. Якынча, балигълык яшендәге һәр өченче кеше яман гадәткә дучар, дигән сүз бу.
Шәхси күзәтүләрдән чыгып, югарыда китерелгән саннар турында шуны да белдерәсе килә: ишәк ишен Бохарадан таба, дигәндәй, тәмәке тартучы танышларым арасында, мәсәлән, соңгы чорда тәмәкедән баш тартканнары юк дәрәҗәсендә. Ничек ташларга инде, дип зарланса да, урам почмагына басып, шул ук кешеләр шул ук начар гадәтен дәвам итә. Күптән түгел бер “тәмәжник” дустымның егет яшенә баскан улын күрдем. Авызында — сигарет, нәкъ яшь чактагы әтиседәй тәмләп суыра. Башка шик төште: сафлар сирә-гәяме, әллә тулыланамы монда?!
Гомумән, әлеге шикне ныгытучы башка мәгълүматлар да китерергә мөмкин. Мәсәлән, соңгы чорда илдә тәмәке продукциясе (моңа, сигарет-папирослар белән бергә, сигаралар, насвай да керә) җитештерүнең арта баруы күзәтелә. Сәламәтлек саклау ведомствосы белгечләре үсешне тартучы-ларның хәзер тәмәкене күбрәк күләмдә куллануы белән аңлат-макчы. Әйтик, элек “тәмәжник” көненә бер кап (20 сигарет) тартса, хәзер көнлек “доза”ны бер ярым, хәтта ике капка җит-керәләр икән. Табиб-белгеч-ләрнең моңа да җавабы әзер: илдә психологик климат шәптән түгел, социаль тотрыксызлык күзәтелә, бу инде тәмәке куллануның артуында чагылыш таба, янәсе. Ягъни тәмәке тартучылар кимегән хәлдә дә алар ешрак һәм күбрәк көйрәтә.
Менә шул рәвешле, җәмәгатьчелеккә тәмәке тартуга каршы көрәшнең күзалланганча баруына һәм бу юнәлештә “матур гына нәтиҗәләргә ирешелүгә” шикләнмәскә чакыралар. Ни өчен дигәндә, әлеге көрәшкә гаять зур финанслар җәлеп ител-гән, аларның мотлак рәвештә нәтиҗәле кулланылуын да күрсәтергә кирәк. Мәсәлән, тәмәке продукциясенә акцизларның артуы нәтиҗәсендә 2018 елда гына да керемнәр 20 миллиард сум тирәсе тәшкил иткән. Агымдагы елның гыйнварыннан тәмәке продукциясенә акцизлар янә 10 процент тирәсенә күтәрелде. Нәтиҗәдә, тәмә-кегә каршы көрәш керемнәре акцизлар буенча гына да ким дигәндә 10 процентка арта дигән сүз.
Гомумән, тәмәкегә каршы көрәш фондларында гаять зур күләмдә акча туплануы яхшы билгеле. Ә менә средстволар-ның ничек кулланылуына күзәтчелекне тар даирәләр генә алып баруы ризасызлык тудыра. Шунысы үзенчәлекле: федераль бюджетта тупланучы акциз керемнәренең кайсы тармакка юнәлтелүе үзәк власть карамагында кала бирә. Бу уңайдан Башкортстан парламентының башлангычы игътибарга лаек. Республиканың Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев белдерүенчә, акцизлар кеременең, мәсәлән, 5 проценты төбәкләргә бирелсә, тәмәкегә каршы көрәш нәтиҗә-лерәк булыр иде. Башлангыч хупланган очракта, шушы максатта Башкортстан 2020 елдан башлап бер миллиард сумга якын акчага исәп тота.
Әлеге мәсьәлә социаль челтәрләрдә дә гаять киң тикшерелә. Тәмәке тартучылар, мәсә-лән, тәмәке куллануга каршы көрәшнең фәкать чикләүләр белән генә чикләнүенә, моңа өстәп, хакларның артуына каршы. Иң зур кулланылышта булган, әйтик, сигарет һәм папироска хаклар ел башында даими рәвештә артып тора. Хәзер аларның иң арзан дигәненең дә бер кабы 100 сум. Моннан чыгып, тәмәке тартучыларның да Русия бюджетына саллы гына өлеш кертүен танырга кирәк. Аннары, “тәмәжник”ләр-нең дә илдә салым түләүче-ләрнең зур гына бер өлешен (30 процент) тәшкил итүен бил-геләү мөһим. Шуңа да аларның, гражданнар буларак, үзләренә карата ихтирамлы караш урнаштыруны таләп итүе аңлашыладыр. Тәмәке тарту чирнең бер төре итеп таныла икән, димәк, авыруларга карата мөнәсәбәт тә үзгәрергә тиеш. Шуннан чыгып, иң беренче чиратта, акциз акчалары тәмәке тарту урыннары булдыруга юнәлтелсен, дигән фикерләр киң таралыш ала бара.