Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
6 февраль 2019, 14:13

Грипп һәм башка кискен респиратор-вирус чирләрен кисәтү

Соңгы ун елда Башкортстан Республикасында ел саен 600 меңнән алып 1 миллионга кадәр кеше респиратор вирусы һәм грипп белән чирли. Кискен респиратор вирус чирләре һәм грипп гомум йогышлы чирләр структурасында 93-96% тәшкил итә. Кискен респиратор вирус чирләре һәм грипп эпидемиясе чорында халыкның 50 процентка якыны вакытлыча эшкә сәләтсез була.

Грипп - кискен йогышлы авыру, аны А,В,С грипп вируслары китереп чыгара. Бу вирус авыру кеше белән сөйләшкәндә, йөткергәндә, төчкергәндә йога. Сөлге, урын-җир, табак-савыт аша да йогарга мөмкин. Коры һавада вирус 2-5 атнага кадәр саклана Шуңа күрә авыру яткан бүлмәне ешрак җилләтергә, юарга киңәш ителә.
Вирус белән зарарлануның беренче билгеләре 1 атнадан соң гына күренә башларга мөмкин, ешрак 1-2көннән.
Авыру вакытында тән t 38-39С күтәрелә, мускуллар, буыннар,баш авырта, тамак карлыга, сулыш юллары томалана. Балаларда косу һәм эч китү күзәтелергә мөмкин.
Вакытында дәваланмасаң, грипп баш мие зарарлануга, үпкә, йөрәк, борын куышлыгы авыруларын китереп чыгарырга мөмкин.
Башка респиратор-вирус чирләре дә җиңел генә үтми.
Чирнең беренче билгеләре күренә башлау белән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Башка семья әгъзаларын чирдән саклау өчен:
Авыруны аерым бүлмәгә үрнаштырырга;
  • Булмәләрне ешрак җилләтергә, юарга;
  • Аерым савыт- саба булдырырга;
  • Сөлгеләрне кайнатырга;
  • Авыруны караучы медицина битлеге кулланырга тиеш, аны һәр 2сәг.саен алмаштырырга.
    Эпидемия чорында грипп һәм кискен респиратор - вирус чирләреннән сакланыр өчен:
    Авыру кеше белән якыннан аралашмаска;
  • Кеше күп йөри торган урыннарда булмаска;
  • Кирәк булса медицина битлеге кияргә (һәр 2сәг.саен алмаштырырга);
  • Бүлмәләрне җилләтергә;
  • Авызга, борынга, күзләргә юылмаган куллар белән кагылмаска.
    Әгәр үзегездә грипп билгеләрен сизәсез икән,өйгә табиб чакыртыгыз.
    Сәламәт булыгыз!
    Чыныгу – кискен респиратор инфекцияләрне профилактикалауда аеруча зур әһәмияткә ия. Күбрәк саф һавада йөрергә, бүлмәне ешрак җилләтергә, көндәлек режимны үтәргә, дөрес тукланырга һәм температурага туры килерлек кием кияргә кирәк. Аскорбин кислотасы (С витамины) организм өчен аеруча әһәмиятле. Ул организмның инфекциягә каршы торучанлыгын, канның оешу сәләтен арттыра, углеводлар әйләнешен яхшырта. С витамины аеруча тозлы кәбестә суында, лимон, киви, мандарин, апельсин һәм грейпфрутта күп. Көнбагыш мае кушып ясалган кәбестә салаты шулай ук витамин һәм микроэлементларга бай.
    Салкын тиюләр һәм грипп эпидемиясе чорында профилактика максатыннан көн саен 2-3 тырнак сарымсак, суган ашарга киңәш ителә. Аларның составында грипп вирусына каршы торучы фитонцидлар бар.
    Кискен респиратор авыруларны һәм гриппны кисәтү һәм дәвалау өчен халык медицинасы рецептлары
    Вак угычта кишер кырыгыз. Сыгып алынган кишер суына 1:1 исәбеннән зәйтүн мае һәм 2-3 тамчы сарымсак согы кушыгыз. Барлыкка килгән катнашманы борынга көненә өч тапкыр икешәр тамчы тамызырга.
  • Дүрт аш калагы вак итеп туралган суганга ярты стакан җылы кайнаган су салырга, бер чәй калагы бал кушып, утыз минут тотарга. Катнашманы көненә өч тапкыр икешәр тамчы борынга салырга.
  • Ике чәй калагы бал һәм ике чәй калагы чөгендер суын кушып болгатырга. Көненә өч тапкыр борынга өчәр тамчы салырга.
  • Тигез өлештә алынган гөлҗимеш, кычыткан, чамбырны (чабрец) ваклап, ике стакан салкын су кушып өч минут кайнатырга һәм бер сәгать төнәтергә. Ашаганнан соң, җылы килеш көненә ике тапкыр яртышар стакан бал белән эчәргә.
    Авыруны кисәтүнең өстәмә чаралары: борынны сабын, марганцовка, фурациллин, сода эретмәсе һәм ромашка төнәтмәсе белән юдырырга.
    Бүгенге көндә даруханәләрдә иммунитетны ныгыту, кискен респиратор авыруларны кисәтү препаратларының киң ассортименты сатыла. Даруларны, витаминнарны кулланыр алдыннан табиб белән киңәшергә онытмагыз.
    Витаминнар, адаптогеннар, чыныктыру һәм башка файдалы чаралар ОРЗ һәм грипп белән көрәшергә һичшиксез ярдәм итә. Әгәр инде барыбер авырып киткәнсез икән, чирнең беренче билгеләре сизелү белән кичекмәстән табибка күренегез.
    Л.Р.ТУКТАРОВА,
    БР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Стәрлетамак территориаль бүлеге белгеч-эксперты.
    Читайте нас: