Киңәшмәнең башында социаль челтәрләрдә гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү төркеме җитәкчесе Елена Прочаковская төбәк җитәкчесенең шәхси аккаунтларына, шулай ук республика Башлыгының Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү буенча идарәсенә сәламәтлек саклау темалары буенча килгән сораулар турында сөйләде.
Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлүчеләр санын киметү турында сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Максим Забелин сөйләде. Аның сүзләренә караганда, бүген Башкортстанда мондый пациентларга махсус кардиологик ярдәм 18 урында беренчел кан тамырлары бүлекчәсендә һәм төбәкнең 6 кан тамырлары үзәгендә күрсәтелә. Алар нигезендә 12 ангиографик корылма урнаштырылган. Узган елда республика бюджеты исәбенә шундый 5 яңа аппарат сатып алынган, аларның өчесе сафтан чыкканнарын алмаштырган.
Радий Хәбиров ангиографның Урал аръягы районнарында кирәклеге турында белдерде һәм аны киләсе “Сә-ламәтлек сәгатенә” сатып алу вариантларын әзерләргә кушты.
Арытаба Максим Забелин гаржданнарны дару препаратлары белән тәэмин итү турында сөйләде.
Радий Хәбиров гражданнарның үз мөрәҗәгатьләрендә дәваханәләрдә гадәти медицина кирәк-ярагы җитешмәве турында хәбәр итүен белдерде. Төбәк җитәкчесе хәлне анализларга һәм пациентларны түләүсез бирелергә тиешле даруларны сатып алырга мәҗбүр итү очракларын катгый кисәтергә кушты.
Киңәшмәдә, шулай ук, “Яктыкүл” шифаханә комплексын үстерү һәм медицина кадрларын әзерләү мәсьәләләре тикшерелде. Аерым алганда, Башкортстан дәүләт медицина университеты агымдагы елда колледж тәмамлаучы 50 кешене кабул итәргә әзер булуы турында билгеләнде. Алар республикадан максатлы субсидия исәбенә укыячак һәм арытаба төбәкнең медицина учреждениеләре штатын тулыландырачак.