Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
4 февраль 2019, 11:01

Операциягә еракка барырга туры килмәячәк

Мондый беренче операция Малоязда 28-29 гыйнварда эшләнелде дә инде.

Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы күз авырулары булган пациентларга түләүсез операция ясау турында яңа программаны гамәлгә ашыра башлады. Программаның максаты - ерак район һәм шәһәрләрдә яшәүчеләргә сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү.
- Киләчәктә Башкортстанда яшәүчеләргә Ырынбур, Ижау, Чабаксар, Уфа һәм башка төбәкләргә барырга туры килмәячәк. Сибай, Мәләвез, Яңавыл, Туймазы, Ишембай, Учалы шәһәрләрендә һәм Салават районында күзгә операция эшләнеләчәк. Бу төбәкләрдә яшәүчеләргә һәм аңа якын урнашкан районнар халкына уңайлы булачак, - диде министрлык вәкилләре.


"Кызыл таң" гәзитеннән.

Фото: "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы.


Читайте нас: