Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
1 февраль 2019, 17:12

Саф һавада йөрү – гомерне озайта

Бүгенге көндә мондый төр йөрү элекке кебек үтеп баручыларда гаҗәпләнү уятмый. Җәмгыять чаңгы таякларына охшаш таяклар белән йөрүче хатын-кызларга һәм ир-егетләргә күнегеп килә.

Авыл җирендә яшәүчеләрнең дә мондый йөрүне өстен күрүе сөенечле. Түбәнге Шәкәр авылыннан Нәфисә Алтынбаева икенче ел скандинавия йөрүе белән мавыга. Безнең: “Аның файдасы нидә?” дигән сорауга ул түбәндәгечә җавап бирде:

- Без озак еллар Стәрлетамак районының Николаевка авылында яшәдек. Балалар бакчасында эшләдем. Берничә ел элек туган авылыма яшәргә кайттык. Урындагы хуҗалыкта савучы булып эшләдем. Пенсиягә чыгуыма ике ел. Соңгы елларда кан басымым еш күтәрелә башлады, башым авыртып җәфаландым. Хәзер скандинавия йөрүенең файдасы турында күп сөйлиләр һәм язалар. Көзен мин дә аның белән шөгыльләнә башларга карар иттем һәм авыл урамнары буйлап үттем. Берничә көннән соң ук җиңеллек тойдым, йоклый башладым, кан басымым әйбәтләнде. Һәм менә, ике ел рәттән, мин җәяүләп көн саен 2-3 километр юл үтәм. Минем белән еш кына Мәсүрә Сәйфетдинова, Фәридә Заманова, Рәйлә Заманова, Әлифә Байназаровалар да чыга. Барыгызга да сәламәтлегегезне саклагыз, дип әйтәсем килә.

Елембәт авылыннан Рәйсә Кидрәчева да сәламәт яшәү рәвешен үз иткән. 2016 елда ул ике тапкыр инсульт кичергән. Стәрлетамак шәһәр дәваханәсендә дәваланган, “Зеленая роща” шифаханәсендә реабилитация курслары үткән. Анда дәвалаучы табиб Эльвира Юрьевна башта аңа җәяү йөрергә киңәш иткән, мондый диагноз куелган кешеләргә скандинавия йөрүе ярамый икән.

- Берничә метрдан башладым, җайлап ераклыкны арттырдым. Хәзер җәен дә, кышын да, ягъни ел әйләнәсенә кичләрен күршеләрем белән йөрергә чыгабыз. Язын табигатьнең уянуына сокланабыз, җәен Ашкадар һәм Күндерәк елгалары буйларында йөрибез. Тирә-ягыбыздагы табигать гүзәллеген күзәтәбез, кошлар сайравын тыңлыйбыз. Табигать белән бәйләнештә яшәргә кирәк дип юкка гына әйтмиләр бит. Ул безгә гомер биргән, ә без аның кануннарына буйсынырга кирәклекне онытабыз. Без аны аңларга һәм тоярга өйрәнсәк, сәламәтлек ягыннан күп кенә проблемалардан котылырга мөмкин булыр иде. Табигать кыенлыкларны җиңеп чыгарга көч бирә. Хәзер мин үземне әйбәт хис итәм, - ди Рәйсә Булат кызы.

Ул белем буенча медицина хезмәткәре. Ике дистә елга якын урындагы фельдшер-акушерлык пунктында эшләгән. Кыскартылуга эләккәч, һөнәрен бухгалтерга алыштырган. Хәзер хаклы ялда. Буш вакытларында кул эшләре белән шөгыльләнә. Әңгәмәдәшем билгеләвенчә, сәламәт яшәү рәвеше тарафдарлары сафына авылдашлары Фәнүрә Исхакова, Рәис Исхаков, Флүзә Даутова һәм башкалар кушылган.

Белгечләр раславынча, скандинавия йөрүе – йөгерү ярамаган кешеләр өчен бик яхшы хәлдән чыгу юлы. Кардиологлар аны кардиокүнегүләр буларак киңәш итә. Шулай ук активлыкның мондый төре – кичергән авырулардан яки операцияләрдән соң дәвалау, реабилитация физкультурасының бер өлеше. Скандинавия йөрүе шуның белән дә уңайлы, аның белән төрле яшьтә шөгыльләнә башларга мөмкин.

Артык гәүдә авырлыгын ташларга теләүчеләрнең күбесе аның ярдәмендә катгый диеталарда утырмыйча, физик йөкләмәләр алмыйча да үз теләкләренә ирешә ала.

Спортның бу төре өчен аерым махсус җайланмалар, кием дә таләп ителми. Күнегүләр өчен бары тик уңайлы аяк киеме һәм таяклар кирәк, ә иң мөһиме – теләгең булсын. Таякларның биеклеге индивидуаль сайлана. Аларны спорт кибетләрендә сатып алырга мөмкин. Таяклар никадәр биегрәк булса, йөкләмә дә шулкадәр зуррак булуын белү зарур.

Әлеге мәкалә чыкканнан соң районда скандинавия йөрүе белән шөгыльләнүчеләрнең саны артыр дип ышанасы килә. Бу гап-гади һәм һәркемгә кулай спорт төре.

***

Галимнәр раславынча, кышын саф һавада йөрү җәйгегә караганда да сәламәтлеккә уңай йогынты ясый. Аның сере һава температурасының салкын булуында. Җылы һәм бөркү көннәргә караганда, салкында кислород күләме югарырак. Шуңа күрә кышын саф һавада йөрү дәвалау йогынтысына ия, аеруча тире чире белән җәфаланучылар өчен. Салкын һава тәннәрендә сыткы булган кешеләрнең тән тиресенә уңай тәэсир итә. Тире сәламәт төс ала. Еш кына башы авырткан кешеләргә дә кышкы салкын һава килешә, чөнки ул йөрәк-кан тамырлары системасы эшен яхшырта. Моннан тыш, түбән температура чыныктыра, иммун системасын җайга сала һәм организмның каршы торучанлыгын арттыра.

Кышкы йөрүләр тагы да файдалырак булсын өчен кичен, автомобиль хәрәкәте кимегәч чыгарга киңәш ителә. Йөрү өчен паркларны, яр буйларын, транспорттан ераграк булган урыннарны сайларга кирәк.

Мөнирә ӘҺЛИУЛЛИНА. Автор фотосы.

Фотода: Нәфисә Алтынбаева, Әлифә Байназарова һәм Фәридә Заманова.

Читайте нас: