Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
1 февраль 2019, 11:43

Авыруны кисәтә белик!

4 февраль – Яман шешкә каршы халыкара көрәш көне. 2005 елдан башлап ел саен дөньяда Халыкара яман шешкә каршы берлек җитәкчелегендә Бөтендөнья яман шешкә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бу көнне үткәрү максаты – онкология авырулары белән бәйле глобаль проблемаларга җәмәгатьчелек игътибарын юнәлтү, авыруны кисәтү, иртә ачыклау һәм дәвалау турында халыкның хәбәрдарлыгын арттыру.

Яман шеш – бөтен дөньяда еш очраган үлем сәбәпләренең берсе. Европа илләре төбәгендә (Русияне дә кертеп) онкологик авырулардан үлүчеләр саны кан әйләнеше системасы авыруларыннан соң икенче урында тора.
Яман шешләрнең барлыкка килүе – иң мөһим социаль һәм медицина проблемаларының берсе. Рак – организмның теләсә кайсы өлешен зарарлый ала торган 100дән артык авыруның гомуми билгеләмәсе. Яман шеш бердәнбер күзәнәктән үсә. Нормаль күзәнәкләрнең шешкә әй­ләнүе күп этаплы процесс барышында килеп чыга. Бу үзгәрешләр кешенең генетик, тышкы мохит­нең зарары һәм хәвеф-хәтәр факторлары арасында үзара бәй­ләнеш нәтиҗәсендә барлыкка килә.
Яшь өлкәнәйгән саен, онкология белән авыру хәвефе арта.
Яман шеш килеп чыгуның төп сәбәпләре:
* физик факторлар – ультрашәмәхә, ионлы нурланыш кебек канцерогеннар;
* химик канцерогеннар – асбест, тәмәке тө­тененең компонентлары, азык-төлекне пычратучы афлатоксиннар, эчә торган суны зарарлаучы мышьяк һәм башкалар;
* биологик канцерогеннар – инфекция­ләргә сәбәпче булган кайбер вируслар, бактерияләр, паразитлар һәм башкалар.

Яман шеш куркынычының 30-35 проценты дөрес тукланмау белән бәйле, тагын шуның кадәр үк хәвефне тәмәке тарту өсти. Төрле йогышлы авырулар (шул исәптән В һәм С гепатитлары, кеше папилломасы вирусының төрләре) яман шеш хәвефенең якынча 17 процентын тәшкил итә, алкоголь – 4 процент һәм бары тик 2 процент кына экология начарлыгына һәм нәселгә бәйле. Мәсәлән, эчәклек һәм сөт бизендә яман шеш барлыкка килүнең хәвефе түбән физик активлык шартларында өчтән бергә арта.
Үлем очраклары буенча үпкә, ашказаны, юан эчәк, сөт бизе, ашказаны асты бизләре рагы алда бара.
Организмны яман шешкә каршы саклауның нигезе булып иммун системасы тора. Онкология авыруларын кисәтү эшендә иң мөһим мәсьәләләр – әйләнә-тирә мохитне савыктыру, туклану сыйфатын яхшырту һәм сәламәт яшәү рәвешен булдыру. Им­мунитетның көчле булуы хәтта начар экология шартларында да кешегә шактый озак сәламәт булып калырга мөмкинлек бирә.
Онкология авырулары үсе­шендә тәмәке тартуның тәэсире күптән мәгълүм, ләкин, гадәттә, тәмәке тартучының үзен генә күз уңында тоталар. Хәзер аның янындагы кешеләрнең дә тәмәке тартуның корбанына әйләнүен аңлау барлыкка килде. Русиядә 13-15 яшьлек үсмерләрнең – 89, өлкәннәрнең 80 проценты пассив тәмәке тартуга дучар була. Тәмәке тартканда төтеннең ике агымы барлыкка килә. Төп агым тар­тучының сулыш юлларына тула. Пассив тәмәке тартуны характерлый торган агымда кайбер компонентлар концентрациядә аз, әмма углерод окисе – 4-5, никотин һәм сумала – 50, аммиак 45 тапкырга күбрәк. Тәмәке төтене пассив тартучының кан составына, бәвеленә һәм нерв системасына йогынты ясавы ачыкланган. Пассив тәмәке төтене сулаган ке­шенең 5 сәгать саен 1 тәмәке тартудан кергән зыян алуы исбатланган. Пассив тәмәке тартуны һәм аның сәламәтлеккә йогынтысын тикшергән табиблар бу хәлнең үпкә яман шеше үсешенә китерергә мөмкин булуын раслады, чөнки һавага таралган тәмәке төтенендә диметилнитрозамин канцерогены тартучы сулаганга караганда күпкә артыграк.
Алкогольне чамадан тыш куллану яман шешнең күп төрләренә сәбәпче булып тора: авыз куышлыгы, тамак, йоткылык, ашказаны, бавыр, эчәклек, туры эчәк, сөт бизе бу очракта куркыныч астында.
Артык авырлык белән дә күп кенә яман шеш төрләре арасында бәйләнеш бар: эчәклек, туры эчәк, сөт бизе, аналык һәм бөерләргә хәвеф яный. Шуңа күрә дөрес туклануга игътибарны арттырырга кирәк. Трансжирлардан, ысланган ризыклардан баш тарту, көндәлек рационга чикләвек, бөртекле культуралар, 500дән артык яшелчә һәм җиләк-җимешне мәҗбүри кертү мөһим (кишер, помидор, шалкан, цитруслылар, киви, кәбестә, брокколи, сарымсак, суган һәм башкалар).
Даими физик активлык (көненә 30 минуттан артык), гәүдә авырлыгын контрольдә тоту һәм сәламәт туклану яман шеш белән авыру куркынычын шактый киметә. Сәламәт йокы (тәүлегенә 7-8 сәгать) һәм стресска каршы торучанлык күнегүләре, шулай ук, организмның саклану көчен арттыра.
Кояшта озак булудан тыелыгыз. Ультрашәмәхә нурланыш һәм, аерым алганда, кояш нурланышы кеше өчен канцероген булып тора, меланома кебек тире яман шешен китереп чыгара. Кояштан саклаучы чаралар куллану мотлак.
Сәламәтлек сагында торучы­ларның беренчел бурычы булып халыкка скрининг тикшерүләрен даими рәвештә узу мөһимлеге турында актив аңлату үткәрү, үз-үзеңне тикшерү ысулларына өйрәтү (шул исәптән сөт бизләре) тора.
Иң башта һәр кеше үзенә һәм якыннарына игътибарлы булырга тиеш. Яман шешкә гомерләрне алып китәргә юл куймыйк!
Ләйсән ГАТАУЛЛИНА.

"Кызыл таң" гәзитеннән.


Читайте нас: