Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
29 гыйнвар 2019, 16:16

Хәрәкәтләнергә кирәк!

Елдан-ел кешеләр сәламәт яшәү рәвешен һәм озак яшәүне тормыш кагыйдәсе итеп сайлый. Соңгы вакытта өлкән буын кешеләре аеруча активлашты. Пенсиягә чыккач алар үзләренең физик торышына игътибарны күбрәк бүлә башлады. Кемдер скандинавия йөрүе белән, кемдер йөзү белән шөгыльләнә. Аларга карыйсың да, афәрин, актив булырга көчләре дә, теләкләре дә бар, дип уйлап куясың.

Менә инде дистә еллар дәвамында Стәрлебашта сәламәтлек өчен файдалы булган фитнес занятиеләре алып барыла. Пенсия яшендәге хатын-кызлар атнасына ике тапкыр җыелышып дустанә мохиттә сәламәтлекләрен яхшырту һәм кәефләрен күтәрү максатында күнегүләр ясый.

Занятиеләрне һәрвакыт актив һәм күтәренке рухлы Рәмзия Галимова алып бара. Ул бар яклап та сәләтле ханым: матур җырлый, шигырьләр яза, спорт белән дә дус. Стәрлетамак шәһәрендә туып-үскән кыз кечкенәдән гимнастика белән шөгыльләнгән. Рәмзия Абдрахман кызы үз яшенә караганда яшьрәк күренә: гәүдәсе төз, йөреше җиңел, йөзендә һәрвакыт елмаю.

- Күпләр ышанмас, ләкин миндә сәламәтлеккә кагылышлы проблемалар бар, - ди ул. – Берничә операция ясаттым, астмадан интегәм. Ләкин шунысын ышанычлы әйтә алам, физкультура ярдәмендә үземне әйбәт хис итәм. “Хәрәкәттә бәрәкәт!”, моны мин һәрчак кабатлыйм һәм бу чынлап та шулай.

Р.Галимова үзенең төркеме өчен махсус күнегүләр комплексы сайлаган. Җиңел күнегүләрдән башлыйлар: куллар, аякларны селкү, алга иелү, төрле түгәрәк хәрәкәтләр ясау, буыннарны һәм мускулларны язалар. Аннары катлаулырак күнегүләр китә, аларның һәрберсенең үз атамасы бар: “көймәчек”, “кайчы”, “күбәләк” һ.б. Бер үк вакытта Рәмзия Абдрахман кызы теге яки бу күнегүнең кайсы органга файда китерүе турында сөйли: гәүдә сыны, арка үзәге, кан әйләнеше һәм хәтта ашказанына.

Фитнесның файдасы турында ханымнар ишетеп кенә белми. Алар барысы да фитнес белән шөгыльләнә башлаганнан соң үзләренең физик торышы әйбәт якка сизелерлек үзгәрүе турында әйтте.

- Спорт белән шөгыльләнү яшьләр өчен дә, өлкәннәр өчен дә файдалы. Спорт сәламәтлекне сакларга ярдәм итә, кәефне күтәрә, - дип исәпли Сәрия Туктарова. Ул фитнес-занятиеләргә иң баштан ук йөри. – Кыш көне тормыш иптәшем белән чаңгыда йөрибез. Ерак барырга кирәкми – өй янында гына ялан, анда без чаңгы юлы салдык. Чаңгыда йөрүдән фитнеска йөргән кебек үк рәхәтлек алам.

Аның мавыгуы буенча хезмәттәше Дилбәр Мусина занятиеләргә җитди карый. Ул соңгы өч елда шөгыльләнә. Сәламәтлек дәресләрен калдырмаска тырыша. “Алар көч һәм илһам бирә”, - ди ул.

Күптән түгел әлеге төркемгә Әлфинур Әхмәдиева кушылган. Стәрлебашка Воркута шәһәреннән күчеп кайткан. Анда ул пенсиягә чыкканчы табиб-гинеколог булып эшләгән. Аның өчен спорт тормышының мөһим өлеше. Ул чаңгычы, гомере буе чаңгыда ничә километр юл үткәндер, анысы хисапсыз.

- Тормыш иптәшем белән әле дә чаңгы базасына йөрибез. Ул да спорт ярата. Һәрвакыт актив ял итәргә тырышабыз. Минемчә, спорт белән шөгыльләнү безнең организмга бик зур файда китерә. Күпләр әлеге гади чынбарлыкны аңлавына шатмын, - ди әңгәмәдәшем, аңа 55 яшь һәм аның пенсиядә булуы мине гаҗәпләндерде.

Мәктәптә Розалия Ибәтуллина өчен физкультура дәресе иң яратканнарның берсе булган. Районда бер ярыш та аңардан башка үтмәгән. Ул йөгерүче дә, чаңгычы да һәм күтәренке рухлы ханым да.

-Җәяү йөрергә тырышам. Соңгы вакытта скандинавия йөрүе белән мавыгам. Ул нинди дә булса җитди физик йөкләмәләр таләп итми. Кулыңа таяклар тотасың да – алга!

Скандинавия йөрүе вакытында 90 процентка якын мускуллар хәрәкәтләнүе билгеле, ә гади йөрештә бары тик 60%. Шулай булгач, скандинавия йөрүе гади йөрүгә караганда күпкә файдалырак.

Әнфисә Нәҗмиева һәм Фәридә Әхмәдиевалар күп еллар Тобольск шәһәрендә яшәгән. Берсе кондитер, икенчесе нефть-химия комбинатында диспетчер булып эшләгән. Рәмзия Абдрахман кызының төркем җыюы белән бик канәгатьләр, анда ханымнар физкультура белән генә шөгыльләнеп калмый, бер-берсе белән аралаша да. Чөнки күпләре коллективта эшләгән, вакыйгалар уртасында кайнаган, ә пенсиягә чыккач, аралашу кимегән. Шуңа күрә мондый очрашулар һәм аралашу күңел торышына да уңай тәэсир итә.

Фатыйма Газизуллина бу көнне Розалия Ибәтуллина чакыруы буенча тәү тапкыр килгән. Ул банк хезмәткәре булган, утырып эшли торган эш. Һәм пенсиягә чыккач бераз сәламәтлеген яхшыртырга – күбрәк хәрәкәтләнергә карар иткән.

Занятиеләр “Стәрле” спорт-сәламәтләндерү комплексында үтә. Бинада бераз салкынчарак.

- Безнең өчен бу әйбәтрәк тә. Салкынча һавада тын алуы җиңелрәк, - ди спорт сөючеләр. Актив фитнестан соң теләүчеләр рәхәтләнеп бассейнда йөзә. Әңгәмәдәшләремнең берничәсе вакыты белән мунчадан соң кар белән ышкынулары турында әйтте, бу да файдалы процедура.

Элекке медицина хезмәткәре Рәмзия Галимова кайвакыт файдалы туклануга кагылышлы киңәшләр дә бирә.

Занятиеләр язга кадәр дәвам итә.

- Аннары һәркем бакча фитнесы белән шөгыльләнә, - дип шаярта ханымнар. – Иң мөһиме, өйдә кәефсезләнеп утырмаска.

Фаягөл ЙОСЫПОВА. Автор фотолары.

Читайте нас: