Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
21 гыйнвар 2019, 22:16

18 бала тимрәү йоктырган

Уфа һәм Уфа районы мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында 18 баланың тимрәү белән зарарлану очрагы теркәлгән.Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең республика идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бу очраклар киңкүләм түгел, ягъни алар төрле мәгариф учреждениеләрендә теркәлгән.

«Бу авыру таралу түгел, ә аерым очраклар. Әйтик, узган елда Уфа буенча 665 авыру очрагы ачыкланган, бу, 2017 елдагы белән чагыштырганда, 10 процентка кимрәк», — диләр ведомствода.
Авырулар ачыкланган мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында дезинфекция үткәрелгән -- предметлар өслеге махсус дезинфекция чаралары белән эшкәртелгән. Сыйныфларда 30 көнгә укытуда кабинет системасы туктатылган.
Баланың тән тиресендә тимрәү ачыкланган очракта, кичекмәстән табибка медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ата-аналарга балаларны сукбай хайваннар янына якын җибәрмәскә киңәш ителә, дип билгеләп үттеләр ведомствода.



Фото: "Башинформ" сайтыннан.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: