Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
18 гыйнвар 2019, 16:19

Рәхмәт казанган Рәхмәтуллиннар

“Исеменә күрә җисеме” дигән әйтемне халкым юкка гына чыгармаган. Балага мәгънәле исем кушарга чакырган дин әһелләре дә дөрес сөйли булып чыга. Мәкаләмнең геройлары Галия һәм Марс Рәхмәтуллиннарның фамилияләренә карасаң, чынлап та аларның тормыш юлы исемнәрен җисемнәренә туры китереп, мәрхәмәт, игелек кылып мәгънәле яшәүгә тумыштан ук тәгаенләнгән булгандыр күрәсең дип уйлап куясың.

Марс абыйга үсмер чакта гаиләсе белән шәһәргә күченергә туры килсә дә, картәтисе вафат булып, ялгыз картәнисен тәрбияләргә, ярдәм итәргә кире кайта. Мәктәпне ул яраткан авылында яшьтәшләре белән бергә тәмамлый. Аннары Салават шәһәрендә машина йөртүче һөнәренә укып, ике ел армиядә хезмәт итә.

Менә шушы чорда Аллаһы Тәгалә аларның язмышларын бер эзгә төшерә башлый. Бу вакытка өлгергәнлек аттестаты алып, Салават медицина училищесына тапшырып кайтып килгән Галия сылу белән солдат хезмәтен тутырып туган якларына ашкынган батыр егетне авылга кайтып барганда автобуста очраштыра. Яшьлек дәрте ташып торган бу икәүнең йөрәгендә гыйшык уты кабына. Берсе укып, икенчесе эшләп йөреп вакыт уза тора. Кулына акушер дипломы алган Галия шул елны Марсның хәләл җефете дә булып куя. Икесе дә һөнәрләре буенча яхшы эшләрдә эшләп йөргән, уллары да туган. Бу гаиләгә ул вакытта популяр булган чирәм җирләрне күтәрү “чире” кагыла. Оренбург өлкәсе Светлинский районына совхозга эшкә китәләр. “Светлинский истәлеге” булган кызлары Света шунда туа.

Илдә зур үзгәрешләр чоры башланып, кешеләрдә романтик очкыннар сүнә башлагач, алар туган авылларына бөтенләйгә кайтып төпләнергә карар итә. Картәниләренең буш торган өен зурайтып салалар. Галия участок дәваханәсенә, Марс “Арслан” колхозына эшкә урнашалар. Гаилә башлыгы бу елларда читтән торып институт бетерә, бригадир, агроном булып колхоз таралганчы шунда эшли. 2010 елда “Ашыгыч ярдәм” шоферы булып Арслан дәвалау амбулаториясенә эшкә килү дә илдәге үзгәртеп корулар бәласе нәтиҗәсендә. Бәла дисәң дә, ул чакта аптыраганнан алынган бу эш кешеләргә ярдәм итүдән тәм табып, тормышны яңача алып китүгә булыша. Эшли башлаган гына көннәрдә каты авариягә очраган чит район кешеләрен үзәк район дәваханәсенә илткәндә Марсның ашыгыч ярдәм машинасы юлда ватыла. Төн уртасы. Үч иткәндәй телефоннар тотмаган урын була ул. Ничек итте шулай 03 хезмәтенә хәбәр итеп, ярдәм килүне көткән шофер ант итмәсә дә, шарт итә: “Машинаны һәрчак төзек тотарга!” Һәр секунда кадерле икәнен аңлаган Марс шул вакыттан бирле еллык ял көннәрен дә алмыйча эшли дә эшли, машинасына башкалар утырып, ватылудан курка. Дәваханәнең гаражы булмаганлыктан, кыш көннәрендә тиз генә җылытып кабызу җайланмасы эшләп, машинаны үз йортында тотарга мәҗбүр. Нишлисең бит, Айдарәледән Үч-Әсәнгә кадәр авыллар халкы тәүлек әйләнәсе аның ярдәменә өмет итә.

Галия апа дәвалау амбулаториясендә намуслы эшли. Авыруларга савыгырга ярдәм итә, сәламәт яшәү рәвеше пропагандалау буенча кисәтү эшләре алып бара. Яхшы даны тирә-юньгә таралган Тәтер-Арслан стационары ябылгач, монда “Ашыгыч ярдәм” подстанциясе ачыла. Күбесе кебек Галия апа да белгечлеген алыштырып, шунда эшли башлый. Күпмедер вакыттан соң бу хезмәтне дә, кирәклеген тапмыйча, туктаталар. Аңа янә яңа һөнәр “Гомум практика табибы фельдшеры”на укырга туры килә. Көндез участокка кергән авыллар халкын табиб белән берлектә кабул итсәләр, төннәрен күбесенчә үзе генә, өзәрем кирәккәндә ире белән ашыгыч ярдәм күрсәтүче, халыкча әйтсәк, “Духтыр Галия”гә әйләнеп китә. Көнне-төнгә ялгап ярдәм күрсәткән фельдшерга авыл халкының да, коллегаларының да ышанычы зур, чөнки ул тирән белемле, аек акыллы, җитез, табибсыз да диагноз куеп, дөрес итеп беренче ярдәм күрсәтә, ә бу авыруның гомерен саклап калуда иң мөһим нәрсә!

Галия апа бер ел инде хаклы ялда. Әмма бүген дә аңардан ярдәм, киңәш сорап килүчеләрнең тынганы юк икәнен беләм. Булдыра алган кадәр ярдәм итәргә тырыша ул. Эшеннән бик арып туктаса да, яраткан һөнәреннән аерылуны бик авыр кичерде. Һаман аны юксына...

Рәхмәтуллиннар – гомумән тырыш кешеләр. Сөйләсә сүзләре, эшләсә эшләре килешә дигәндәй. Галия апаның эш бүлмәсендәгедәй тәртип өендә дә хакимлек итә. Аның нинди зәвыклы хуҗабикә, кул эшләре остасы, иҗади күңелле ханым икәнен җәй айларында җәннәттәй йорт бакчасын килеп күрергә кирәк! Балалары да үзләре кебек үк, уңган, булган. Укуда да, эштә дә сынатмыйлар. Уллары Марсель югары белемле инженер-механик булудан тыш, яңа эшкә өйрәнеп, тарттырылып куелучы түшәмнәр ясау остасы булып та танылды районда. Тормыш иптәше Элира белән ике бала үстерәләр, өченчесен көтәләр.

Кызлары Света бар яклап әнисенең күчермәсе, күп нәрсәдә хәтта уздыра да. Югары белемле укытучыга биш ел күрше авылга балалар тәрбияләргә йөрергә, машина йөртергә өйрәнеп алуы зур ярдәм итте. Әле ул авыл халкына район үзәгенә йөрми генә чәч кистерү, прическалар ясату хезмәте дә күрсәтте. Кызчыгына ул да үрнәкле әни. Гаиләләре белән Стәрлетамактан ялга ярдәмгә кайтучы балалар, оныклар зур куаныч бүген ата-анага.

Рәхмәтуллиннарның сүз дә юк, төрледән-төрле Мактау грамоталары да бар. Ләкин максатым аларны санау түгел, барысыннан да кадерлерәк булганы, минемчә – халык рәхмәте. “Кеше китә, эше кала”, диләр. Ак халатка тап төшерми яшәп, кылган гамәлләрегездән халык канәгать икән, бу бит үзе зур бәһа! Киләчәк тормышыгызда Аллаһының да рәхмәтенә ирешергә насыйп булсын сезгә!

Тәтер-Арслан авылы халкы исеменнән элекке хезмәттәшләре Люция ДӘҮЛӘТЬЯРОВА.

Читайте нас: