Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
15 гыйнвар 2019, 12:34

Иренмә, чаңгыга бас!

Тәтер-Арсланда яшәүче Нәгыйм Рысаев (рәсемдә)кыш айларын аеруча ярата. Моны ул гади генә аңлата: кыш чаңгы спорты белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә. Чаңгы юлын Нәгыйм Сәлах улы туган авылының урамнары һәм тыкрыклары буйлап салган һәм көн саен анда чаңгыда йөри.

Н.Рысаев тормышында спорт һәрвакыт аерым урын алып торган. Мәктәптә укыганда ук җиңел атлетика белән мавыккан. 17 яшендә йөгерү буенча район чемпионы булган. Егет шулай ук авыр атлетика белән дә актив шөгыльләнгән. Аңа Башкортстан беренчелекләрендә дә чыгыш ясарга туры килгән (төрле спорт төрләре буенча). Зур спортка аның өчен юллар ачык тоела – сәләте дә, характеры да, көче дә була. Шулай да барысын да гаҗәпләндереп, гади авыл егете Магнитогорск шәһәрендәге металлургия училищесына корыч эретүче һөнәренә укырга керә. Аннары институтка керә. Спорт белән актив шөгыльләнүен, ярышларда катнашуын дәвам итә. 1967 елда ул йөгерү буенча институт рекорды куя. Шулай ук чаңгы ярышлары буенча беренче разряд ала.

Гомере буе Нәгыйм Сәлах улы металлургиядә хезмәт сала. Магниткада, Уфада металл кою цехында эшли. Шул ук вакытта спорттан да аерылмый. Шәһәр спорт чараларында, еш кына үз предприятиесе өчен чыгыш ясый. Пенсиягә чыкканнан соң да алты ел эшли. Аннары авылына кайтырга карар итә. Туган йортында, анда инде берничә ел беркем дә яшәми, ремонт ясый, газ, су үткәрә, көнкүрешне җайга сала. Кайткач, тәүге вакытларда элекке дусты Ягъфәр Шәрипов чакыруы буенча төрле район ярышларында катнаша. Кызганычка каршы, аягын имгәткәннән соң ул җиңел атлетика белән шөгыльләнми, бары тик җәяү һәм чаңгыда йөрүен дәвам итә.

- Хәзер инде рекорд куяр өчен түгел, ә канәгатьлек алу һәм сәламәтлекне ныгытыр өчен йөрим. Чаңгыда йөрү организмга бик файдалы. Бу йөрәк тамырлары, сулыш системасын ныгыта, йокыны яхшырта, - ди ветеран.

Чын металлургка хас булган көчле характеры ярдәмендә Нәгыйм Рысаев көн саен бишәр километр араны чаңгыда үтә. Берничә сәгать чаңгы шуу бүгенге көндә аның өчен гадәти эш. Ул һәрвакыт әйбәт физик формада, күтәренке рухлы һәм кәефе әйбәт. “Чаңгыда йөрү – сәламәтлеккә юл” – якташыбыз, спорт һәм металлургия сәнәгате ветераны Нәгыйм Рысаевның девизы шундый.

Фаягөл ЙОСЫПОВА. Автор фотосы.

Читайте нас: