Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
29 декабрь 2018, 11:08

Психотерапевтика үзәгенең яңа бүлекчәсе ачылды

Бүген Республика клиник психотерапевтика үзәгенең яңа структур бүлекчәсе үз ишекләрен ачты.Чарада сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Максим Забелин, республика Хөкүмәтенең сәламәтлек саклау, хезмәт һәм халыкны социаль яклау бүлеге мөдире Руслан Арсланов, республика Башлыгының Эксперт-контроль идарәсе бүлеге мөдире урынбасары Салават Тугызбаев, Гомумрусия профессиональ психотерапевтлар лигасы рәисе Виталий Макаров катнаштылар.

Тасманы тантаналы рәвештә кискәннән соң, Максим Забелин җыелучыларны сәламләде һәм бүгенге чараның әһәмиятен билгеләп үтте.
- Яңа корпус «Башкортстанның 100 еллыгына - 100 объект» проекты кысаларында төзелде. Үзәкнең яңа корпусында стационар шартларда сыйфатлы психотерапевтик ярдәм алу өчен барлык шартлар да тудырылачак. Һәм барлык төр ярдәмне дә югары эш тәҗрибәсе булган квалификацияле белгечләр күрсәтәчәк, - дип ассызыклады Максим Забелин һәм үзәк хезмәткәрләренә уңышлар теләде.
Республика клиник психотерапевтик үзәгенең баш табибы Илгиз Тимербулатов кунакларга оешманың структур бүлекчәләре буенча таныштыру экскурсиясе үткәрде. Аерым алганда, амбулатор консультатив-диагностика бүлеге, көндезге стационар, кабул итү һәм тәүлек буе эшли торган психотерапевтика бүлекләре белән таныштырды.
Баш табиб сүзләренә караганда, яңа бүлек ачылу белән, элекке белән чагыштырганда, стационар психотерапевтик ярдәмне 600 кеше күбрәк алу мөмкинлеге туган.


Фото: Сәламәтлек саклау министрылгы сайтыннан.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: