Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
25 декабрь 2018, 16:45

Диспансерлаштыру тәмамлана

Аны бөтен кеше дә үттеме соң? Күпчелек авыруларны иртә стадиядә ачыкларга мөмкинлек бирүче диспансерлаштыруның мөһимлеге турында язуның зарурлыгы юктыр, мөгаен. Моны аңлап, үзәк район дәваханәсе табиблары аны вакытында үтү кирәклеге турында һәрвакыт искәртеп тора. Кызганычка каршы, кайберәүләр өчен аларның чакыруы стенага борчак аткан кебек.

Шуңа күрә 22 декабрьдә, ә бу шимбә көн, ел дәвамында тикшеренмәүчеләрне поликлиникага чакырырга карар иткәннәр.

- 2018 елда районда 4,5 меңгә якын кеше диспансерлаштыру үтәргә тиеш иде, - ди поликлиника мөдире Альбина Заманова. – Бүгенге көндә ул 98%ка үтәлгән.

Шимбә көнне тикшеренүгә ничә кеше килүе белән кысыксынам.

- 40 кешегә якын, - дип дәвам итте ул. – Кемдер әзер анализлар белән килгән, икенчеләр флюорография, ЭКГ үтте, иртән анализ бирде. Хатын-кызлар гинекологта тикшеренде. Аларны өч участок терапевты: Эльвира Җиһаншина, Рәмилә Галиева һәм Эльмира Вахитова кабул иттеләр.

- Беренче чиратта диспансерлаштыру аны үтүчеләр, аларның сәламәтлеге өчен кирәк, - дип саный табиб-терапевт Эльмира Вахитова. – Кайберәүләрнең моны аңламавы бик кызганыч. Йорт саен йөреп, аларга әлеге чараның мөһимлеген аңлатырга туры килә. Поликлиникага үзләре килә алмаган өлкән яшьтәгеләрнең анализларын хәтта өйләренә барып алабыз. Диспансерлаштыру үтүчеләр чираттан тыш хезмәтләндерә. Шуңа күрә анализлар бирүгә яки табибка кабул итүгә керүгә чиратларда басып торырга туры килмәячәк. Бу эш район авылларында әйбәт куелган, ә менә Стәрлебашта – кайбер кыенлыклар бар. Шулай булса да, ел ахырына диспансерлаштыру буенча план үтәлер дип ышанабаз.

Рәйсә МУСИНА язып алды. Автор фотосы.

Читайте нас: