Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
24 декабрь 2018, 19:05

Тамактан үткән чакта ашап калыгыз!

Ябыгам, дип, яшелчә, җиләк-җимеш кенә ашап яшәргә карар итүчеләргә үлемечле хәвеф яный! Сүз веганнар хакында бара.

Веганнар һәртөрле иттән (балык, сыер, кош-корт һ.б.), йомыркадан, сөт ризыкларыннан баш тарта һәм, шул сәбәпле, организмын "яшерен ачлык"ка дучар итә икән.
Аңа бихисап витаминнар, бигрәк тә Д витамины һәм кальций җитми башлый, кешенең сөякләре сынучанга әверелә, авыруларга каршы тору сәләте кискен кими. Еллар үткән саен веганның нерв системасы да бик нык таушала, ул азканлылыктан (анемия) җәфалана.
Үзләре ит ашамаган ата-аналар балаларын да веган ясарга тырыша, ә бу һич тә дөрес түгел, ди табиблар. Ит, сөт ризыкларыннан мәхрүм ителгән сабый яшьтәшләреннән физик һәм акыл үсеше буенча артта кала.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: