Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсенең эндокринология бүлегендә 20 елга якын “Диабет мәктәбе” эшләп килә. Дәваханәдә 44 ел хезмәт салучы югары категорияле табиб, Башкортстанның атказанган табибы, сәламәтлек саклау отличнигы, Лилияна Мажерина “Диабет мәктәбе”ндә 18 ел авыруларга мөһим белем бирә. Пациентлар дәвалану алган чорда бу мәктәпкә йөреп, киләчәктә ничек яшәргә: дөрес туклану, физик күнегүләр, тормыш рәвеше хакында мәгълүмат ала.
Благовар районының Кашкалаша авылында яшәүче Гүзәл Бикмәева 35 ел инде 1нче типтагы диабет диагнозы белән яши. Авыруны 24 яшендә ачыклаганнар. Гүзәл Әсрар кызының рух ныклыгына сокланырга мөмкин: ул коточкыч авыруга тарыдым, инвалидмын, дип сыгылып төшмәгән, үзен кулга алып, авыру килеш дөрес яшәргә өйрәнгән, 40 ел бухгалтер булып эшләгән. Республика дәваханәсенә ел саен килеп, сәламәтлеген ныгытып чыга, авыруны контрольдә тота, катлаулылыкларны кисәтергә тырыша.
– Шикәр диабеты – авыру түгел, ә тормыш рәвеше, дип саныйм, – ди ул. – Үз-үзеңне контрольдә тотарга, табиб кушканнарны үтәргә кирәк. Шул очракта тулыканлы тормыш белән яшәп була. “Диабет мәктәбе” дә миңа бик ярдәм итте.
Эндокринология бүлеге мөдире, Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эндокринологы Полина Гусева авыруны башланганчы кисәтү мөһимлеген ассызыклады. Моның өчен даими медицина тикшерүе үтәргә, кандагы шикәр дәрәҗәсен контрольдә тотарга кирәк. Аеруча нәселдә әлеге авыру очраклары булса. Артык авырлык, кан басымы күтәрелүне булдырмаска тырышырга кирәклекне дә әйтте табиб. Моңа, әлбәттә, дөрес туклану, физик күнегүләр һәм стресска каршы тору нәтиҗәсендә ирешелә.
1нче типтагы диабет яшь чакта ук ачыкланса, 2нче тип үзен еллар буе сиздермәскә, акрынлап үсешергә мөмкин. Аны башлангыч чорында ук ачыклап, күп катлаулылыкларны кисәтергә мөмкин. 45 яшьтән һәркемгә сәламәтлегенә аеруча игътибарлы булырга киңәш итте тәҗрибәле табиб.