Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
18 декабрь 2018, 18:13

Үзенчәлекле балаларга - хәстәрлекле караш

Радий Хәбировның Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында инвалид балалар һәм аларның тормыш-көнкүреш шартларына аерым игътибар бирелде.

Ул мондый балалар тәрбияләүче гаиләләргә пособиеләрне арттыру бурычын куйды һәм бу юнәлештә үзенең аеруча игътибарлы булачагын белдерде.
- Без сырхау балаларга сәламәтлеген яхшырту өчен сертификатлар бирәчәкбез, шул исәптән, шәхси клиникаларга да, - диде республика җитәкчесе. - Киләсе адым - башкалада һәм республиканың көньяк-көнбатышында реабилитация үзәкләре төзү.
Киләсе елда мөмкинлекләре чикле кешеләр һәм шундый балалар тәрбияләүче гаиләләрне торак белән тәэмин итүгә чыгымнар 200 миллион сумга кадәр артачак. Бу 170 гаиләнең торак мәсьәләсен хәл итүгә ярдәм итәчәк.
- Без иҗтимагый һәм хәйрия фондларына мотлак рәвештә ярдәм итәчәкбез, - диде Радий Хәбиров һәм "СоДействие" оешмасын, "Наши дети", "Потерь нет", "Особенные дети" фондларын мактап телгә алды.
Авыргазы районында эшләп килүче библиотерапия үзәге хезмәткәрләрен ул үрнәк итеп куйды. Аларның "Доктор книга" проекты, Бөтенрусия күләмендә җиңү яулап, 500 мең сум грант алуы башкаларны да дәртләндерсен иде.

"Кызыл таң" гәзитеннән.


Фото: BNEWS сайтыннан
Читайте нас: