Магнит-резонанс томографиясе мониторлар, смартфоннар экраннары, компьютерлар һәм башка гаджетлар каршында озак утыручыларның баш мие структурасында үзгәрешләр күзәтелүен ачыклаган.
Тикшеренү нәтиҗәләре, аерым алганда, мондый балаларның баш миенең үзгәрүен дәлилли. Бу исә баш миенең вакытыннан алда картаюы турында сөйли.
Моннан тыш, гаджетлар белән мавыгучы балаларның кан һәм баш мие сыеклыгында дофамин (ләззәт гормоны) артуы күзгә ташлана. Канда дофамин артканда физик кына түгел, психик тайпылышлар да булырга мөмкин.