- Мәскәү медицина университетын тәмамлаганнан соң мин башта ун елга якын Свердловскта практика үтүче табиб буларак эшләдем, ә аннары Уфа клиникаларында. Шушы вакыт эчендә традицион медицина чирнең билгеләрен генә бетерә дигән фикергә килдем.
- Без Артур белән организмның камил, үз-үзен тергезүче система булуына тирән ышанабыз. Менә Сез бармагыгызны кистегез ди, ә өч көннән яра бөтәште, тире төзәлде. Ахыр чиктә, аның турында кечкенә генә җөй искәртәчәк. Кулыгызны сындырган очракта, киселгән урыннан озаграк булса да, ул да төзәлә.
Без чирнең билгеләрен дәваламыйбыз. Без чирнең сәбәбен бетерәбез. Күренекле галим, космик медицинага нигез салучы, организмның үз тернәкләнүе серләрен ачучы Иван Неумывайкинның методикасына нигезләнәбез. Чөнки космонавтларның кайсы да булса чирләп китсә, ә алар орбитада айлар буе була, ашыгыч ярдәм чакырта алмыйлар. Монда дәвалауның яңа ысуллары зарур. Мәсәлән, биологик актив нокталарга басу юлы белән, энә кадау, массаж ярдәмендә һ.б. кешенең хәлен яхшыртырга һәм дәваларга мөмкин.
- Әлбәттә инде, диагностикадан башлыйбыз, шул исәптән, биорезонанс диагностикасы. Диагноз куябыз. Һәм инде күргәннәрдән чыгып, дәвалый башлыйбыз. Бу магнит-дулкын, вакуум терапиясе. Биотоклар, көмеш энәләр кадап, массаж, лазер, турмалин, нефрит, умырткалыкны тарттырып дәвалау һ.б. Шулай ук пациентларга киңәшләр бирәбез.
- Барысын да диярлек. Биорезонанс диагностикасы организмда вируслар, паразитлар булуын, авыр металлар туплануын, витаминнар һәм минераллар җитешмәвен ачыклый. Безнең дәвалау ысулларын заманча әйтсәк – интегратив медицина. Бу – соңгы елларда Европа илләрендә уңышлы үсешкән заманча медицинаның яңа юнәлеше. Академик, традицион һәм халык медицинасы ысулларын берләштерү пациентның сәламәтлеген кайтаруда уңай нәтиҗәгә китерә. Һәм бу кеше сәламәтлегенә комплекслы (системалы!) якын килүнең Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы пропагандалаган күзлектән бик яхшы аңлашыла.
Интегратив медицина – ул Европа, традицион Кытай, аюрведик медицина Пәйгамбәр медицинасы, савыгуның халык ысуллары һәм башкалар кергән төрле, дөньяда танылган дәвалау һәм савыктыру ысуллары гына түгел. Интеграция кабинетка мөрәҗәгать иткән һәркемгә үзе өстенлек биргән һәм мөмкинлеге булган дәвалау вариантын, сәламәтлеген саклау һәм тергезүнең оптималь вариантын табарга мөмкинлек бирә. Тире, колак, күз, урологик, онкологик чирләрне протрузия, бүсер, остеохондроз һ.б. чирләрне дәвалыйбыз.
- Яшәү рәвешенең, туклануның дөрес булмавы. Сыеклыкны аз эчәбез һәм аз хәрәкәтләнәбез. Нәтиҗәдә организмда паразитлар үрчи, анда шлаклар туплана.
- Әйе, ләкин монда бернинди катлаулык та юк. Безнең ысуллар кемнедер кызыксындырган икән, 5 декабрьдә без Стәрлебашка киләбез һәм Сезнең район халкына ярдәм күрсәтүебезгә шат булачакбыз. Сорауларыгызны очрашкач бирә аласыз. Безнең турыда мәгълүмат Интернетта да, ВКонтактеда да бар. Безнең телефоннар: 8 (347) 266-37-18, 8-297-236-37-18, 8-937-355-52-03.
Реклама хокукында.